(KZN.RU, 26-нчы июнь). Бүген Казан Кремлендә Россиянең чирәмдәге хоккей буенча 10 тапкыр чемпион булган “Динамо - Казан” командасын хөрмәтләү булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
“Бу – Татарстан спортының чираттагы уңышы, бу команда, тренер, спонсорларның уңышы һәм барыбызның җиңүе”, - дип билгеләде җөмһүриятебез башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Казан командасының тренеры Араик Маргарянның чирәмдәге хоккей буенча Россия җыелма командасын әзерләве турында искә төшерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, бу җаваплы һәм мактаулы. “Җыелып, лаеклы рәвештә без күрсәтә алган уенны күрсәтергә кирәк”, - дип ышана ул.
“Сездән кабат җиңү көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Спортның теләсә кайсы төрендәге җиңү – республикабызның җиңүе, аның уңышлы булуын күрсәтә”.