(KZN.RU, 26-нчы июнь). Бүген Бауман урамында рәссамның Казан һәм Мәскәү коллекцияләрендәге эшләре катнашында Константин Васильевның муниципаль музее ачылды. Музейны ачуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Шәһәр башлыгы яңа музей язмышында катнашканнарның барысына да, аеруча рәссамның апасы Валентина Васильевага рәхмәтен белдерде. В.Васильева музейга хезмәтләрнең шактый өлешен тапшырды. “Бу чыннан да озак көтелгән, шәһәрнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга. Константин Васильев – исеме шәһәребез, җөмһүриятебез белән бәйле данлыклы кешеләрнең берсе. Музейга озын иҗади тормыш телим”, - дип теләде Илсур Метшин.
Музей директоры Геннадий Пронин шулай ук шәһәр хакимиятенә казанлыларга һәм Татарстан кунакларына шундый масштаблы экспозицияне тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде. “Без, Константин Васильевның дуслары, аның картиналары сыеныр урын тапканны 40 ел көттек. Яңа искиткеч шартларда рәссам хезмәтләре мәңгегә калыр дип ышанам”, - дип билгеләде ул.
Яңа музейның мәйданы Константин Васильевның Гвардия урамындагы картиналар галереясыннан 3 тапкыр зуррак. Хәзерге вакытта рекреацион, социаль-адаптация һәм белем бирү функцияләрен берләштерәчәк заманча музей комплексы булдыру буенча эш дәвам итә.
Күргәзмә мохите 5 залга урнашкан, биредә фондны саклау урыны, архив бар, шулай ук мемориаль зона оештырылган. Аның үзәгендә - тормыштан иртә киткән сеңлесе Людмила ясалган танылган портретның тәмамланмаган варианты һәм Константин Васильевның мольберты. Кече залларның берсендә Казанның сәнгать мәктәпләре укучыларының гамәли дәресләре уза. Бүген, ачылу көнне, залда 4-нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары шөгыльләнә иде.
Геннадий Пронин аңлатып узганча, мәгариф үзәгенең тарихы Васильевның Казан сәнгать училищесына керү тарихы белән бәйле. “Кайчандыр рәссам нәкъ шулай ук Третьяков галереясендә утырган һәм картиналарның күчермәләрен эшләгән. Анда аның белән Васильевның эшләрен ошаткан Илдар Ханов таныша, ул аңа Казан училищесына укырга керергә киңәш итә”, - дип сөйләде Геннадий Пронин.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэрының карары белән 2011 елда Бауман урамы буенча 29 йортта урнашкан Петцольд Йортының бер өлеше яңа музей өчен бирелә. Бинада масштаблы реконструкция эшләре үткәрелгән, аның барышында бинаның түбәсе, түшәмәләре алмаштырылган, яңа коммуникация системалары монтажланган, вандалларга каршы бронялы тәрәзә блоклары урнаштырылган, шулай ук фасад ремонтланган. Бүген музейда рәссамның 160 хезмәте тәкъдим ителгән, бу исә аның иҗади мирасының 80%-ын тәкшил итә.