29-нчы июньдә йөзә торган кунакханәләргә Универсиаданың беренче кунаклары киләчәк.
(KZN.RU, 25-нче июнь). Пассажирлар причалы реконструкциясе һәм Казан елга портындагы йөк причалының төзекләндерү барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Тиздән йөк причалына беренче теплоходлар урнашачак, биредә Универсиаданың кунаклары – чит ил журналистлары һәм спорт казыйлары яшәячәк.
Хәзерге вакытта елга портында актив рәвештә төзелеш-ремонт эшләре бара. Пассажирлар причалында – 1-нчесеннән алып 9-нчысыныа кадәр – эшчеләр яңа асфальт җәя, кайбер урыннарны мәрмәр белән тышлый, причал коймаларын алмаштыра, урам фонарьлары өчен – мачталар, эскәмияләр куя.
Казан елга вокзалын яңарту эшләре июнь ахырына кадәр тәмамланачак, дип ышандырды “СК Татфлот” ААҖ генераль директоры Тимур Зәйнетдинов.
Илсур Метшин “зур халыкара чаралар алдыннан елга капкалары тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш”, дип билгеләп үтте. “Театр элгечтән башланган кебек, кунаклар да шәһәр белән иң беренче чиратта елга вокзалыннан таныша башлаячаклар, шуңа да барлык пландагы эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару мөһим”, - дип билгеләде ул.
29-нчы июньдә йөзә торган кунакханәгә - теплоходка беренче яшәүчеләр килә, теплоход ике атнага Казан елга порты причалында торачак. Тимур Зәйнетдинов хәбәр иткәнчә, йөк причалында барлыгы 8 йөзә торган кунакханә булачак, биредә 2 меңләп кеше яшәр дип планлаштыралар. Аларның уңайлылыгы өчен, йөк причалына махсус трап төзелгән, аңа синтетик газон җәелгән.
Илсур Метшин йөзә торган кунакханәләрдәге яшәү шартлары белән кызыксынды. Тимур Зәйнетдинов ышандырганча, су, электр энергиясе белән тәэмин итү, санүзәк, куркынычсызлык мәсьәләрен оештыру, персоналларны укыту кебек барлык мөһим моментлар да җентекләп уйланылган.
Универсиада үткәрү елга портының режимында бернинди дә үзгәрешләр китереп чыгармаячак: пассажирлар транспорты да, йөк транспорты да гадәти режимда эшләячәк. “Пассажир һәм йөк агымнары аерылган, суда бөкеләр булмаячак, порт гадәти режимда эшләячәк, шул исәптән причалда 8-9 теплоход торган вакыттагы ял көннәрендә дә”, - дип ышандырды директор.
Илсур Метшин шулай ук елга портының төп бинасы янындагы территорияне дә карады, биредә кунакханә, ресторан һәм конференц-зал булачак. “Трест “Горводзеленхоз” МУП хезмәткәрләре әлеге мәйданчыкны төзекләндерүгә соңгы штрихларын кертәләр: елга вокзалының төп бинасы каршында чәчәкләр утыртылган, рулонлы газон җәелә һәм поребриклар куела.