Узган ялларда команда Казанга Россиянең биюче командасы исемен алып кайтты.
(KZN.RU, 29-нчы апрель). Шәһәр Мэры Илсур Метшин Казанның бию командасын “Россия-1” телеканалында уздырылган “Большие танцы” телевизион тамашасында җиңүләре белән котлады. “Сез Казан, Татарстан белән горурланырга тагы бер сәбәп булдырдыгыз – хәзер без Россиянең биюче командасы исемен йөртәбез”, - диде шәһәр башлыгы артистларга.
Мэр бию коллективы катнашучылары белән Казан ратушасында очрашты. “Һәрберегезнең дә сәхнәгә килү юлы төрлечә, күбегез бию белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнми, әмма сез мөмкин булмаганны эшләдегез – җиңү алып кайттыгыз. Барлык казанлылар, Татарстан исеменнән сезгә рәхмәт җиткерү – минем өчен зур мәртәбә”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм үзенең дә әлеге тамашаны гаиләсе һәм балалары белән каравын билгеләп үтте.
Тамаша җиңүчеләренә Илсур Метшин рәхмәт хатлары һәм Универсиаданың ачылыш тантанасына чакыру билетлары тапшырды. Мэр шулай ук Казан командасы хореографы Алинә Барилованың кичә туган көне булуын искә төшерде һәм аңа чәчәк бәйләме бирде.
Казан бию командасын тулы составта Универсиада ябылышы тантанасына чакыру проект катнашучылары өчен мөһим яңалык булды. “Әлеге карарны без ТР Президенты белән кабул иттек һәм тантананың баш режиссеры Алексей Сеченов белән дә фикер алыштык. Сезнең номер программага кертелде. Без бөтен серләрне дә ачмыйбыз, ни өчен нәкъ менә ябылу тантанасы сезнең өчен сайлануын соңрак белерсез. Сезне Россия күрде, ә хәзер бөтен дөнья күрәчәк”, - дип өстәде Илсур Метшин.
“Большие танцы” тамашасының финалы узган ялларда узды. Казан, Ростов-на-Дону һәм Түбән Новгород командаларын узып, Россиянең биюче башкаласы исеменә лаек булды. Проектта барлыгы илнең 8 шәһәреннән иң яхшы биючеләр катнашты: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Волгоград, Ростов-на-Дону. Һәр командада 100-әр кеше иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биючеләргә 3 млн. сумга сертификат тапшырды, ә Казан командасы хореографы Алинә Бариловага –“Мактаулы хезмәте өчен” ТР медале.