(KZN.RU, 29-нчы апрель). Гомумшәһәр җыештыру өмәсендә 65 меңнән артык казанлы катнашкан. Шәһәрне төзекләндерүдәге санитар чистарту икеайлыгында 139 меңнән артык кеше катнашкан. Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казанны чистартуга үз өлешен керткәннәргә рәхмәтен белдерде, чүп белән көрәшнең дәвам итәчәген белдерде.
Гомумшәһәр җыештыру өмәсе Казанда 27-нче апрель көнне узды. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, барлык җаваплы оешмалар тарафыннан эш участокларын, техниканы әзерләү, утырту материалы һәм инвентарь белән тәэмин итү эше башкарылган. Районнар администрацияләренә җыелган калдыкларны утильләштерүгә талоннар бирелгән.
“Җыештыру өмәсендә мәктәпләр, урта һәм югары уку йортларында укучылар, шәһәр предприятиеләре, учреждение һәм оешмалар эшчеләре, шулай ук шәһәр халкы катнашты. Һәрвакыттагыча теркәлгән территорияләрен Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы һәм муниципаль учреждениеләрнең хезмәткәрләре тәртипкә китерде. Шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы башланганнан бирле шәһәрне җыештыру чараларында 139 меңнән артык кеше, шул исәптән, җыештыру өмәсенә 54 меңнән артык кеше чыкты. 4681 махсус техника, җыештыру өмәсе вакытында 504 берәмлек җәлеп ителгән”, - дип билгеләде Александр Лобов.
Җыештыру өмәсе вакытында 7,5 мең төрле калдык, 5 мең көнкүреш калдыгы һәм 2600 – зур габаритлы чүп-чар җыелган һәм чыгарылган. Санитар чистарту икеайлыгы башланганнан бирле Казан территориясеннән 122 мең кубометр калдык, 97 мең көнкүреш калдыгы чыгарылган. 13 млн кв. м шәһәр урамы һәм11 млн кв.метрдан артык яшел зона чистартылган. 4600 агач һәм 8878 куак утыртылган.
“Шәһәрне санитар чистартуда һәм җыештыру өмәсендә катнашканнарга рәхмәтемне белдерәм. Чисталык өчен көрәш дәвам итәчәк, бу – һичшиксез. Шәһәрнең төзекләндерү предприятиеләре өчен бәйрәмнәр юк, шуңа күрә 10-15 майга агач утыртуны тәмамлап, газон җәюне башларбыз һәм су сибү системасын эшләтеп җибәрербез. Җәйге сезонга әзерлекнең финал этабы булып 5 милоннан артык чәчәк утырту булачак. Утырту – бер, аларның үсеп китүе кирәк. Хәзер моның өчен кирәк булган барлык чараларны үткәрергә кирәк. Агымдагы атна бу планда хәлиткеч булырга тиеш”, - дип бурыч куйды Илсур Метшин.