Ял көннәрендә, асфальт салу сәбәпле, Казанның берничә урамында хәрәкәт чикләнәчәк
(KZN.RU, 29-нчы апрель). Май бәйрәмнәрендә машиналар йөрү өлешен ремонтлау эшләре барган берничә шәһәр урамында бер үк вакытта хәрәкәт тыелачак. Пассажирлар агымы кимегән ял көннәрен мөмкин булган кадәр нәтиҗәле үткәрергә кирәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов бүген иртән Зур Казан боҗрасының Сахаров урамыннан Мамадыш трактына кадәрге участокта хәрәкәте ачылуы турында хәбәр итте. Биредә асфальтның югары катламы җәелгән һәм ике яклы хәрәкәт ачылган.
Илгиз Латыйпов сүзләренә караганда, якындагы бәйрәм көннәрендә бер үк вакытта берничә урамда, аерым алганда 3-нче транспорт дамбасыннан Себер тракты ягына хәрәкәт тукталып торачак. Транспорт хәрәкәтен чикләү юл участогының киңәйтелүенә бәйле эшләр алып баруга бәйле.
Бүген Максимов урамы - Әмирхан проспекты буенча хәрәкәт туктатылачак, биредә төп юл катламын салу, тротуарларны һәм ут баганаларын яңарту, шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара. 29-нчы апрельдән башлап шулай ук Матюшино юлы буенча хәрәкәт өлешчә ябыла. 3 көн эчендә асфальтның югары катламын җәеп бетерү планлаштырыла. Копылов урамында, Тэц урамыннан башлап Воровский урамына кадәр “Стройхимсервис” ҖЧҖ көче белән асфальт катламын гарантия нигезендә торгызу башкарылачак.
Эш сыйфатын тикшереп торуга Илсур Метшин аерым игътибар бирергә кушты. “Эш күләме шактый, әмма кабул итүнең һәр этабында барлык мәсьәләләр буенча контроль булдырылырга тиеш”, - дип белдерде Казан Мэры.
Моннан тыш, Илгиз Латыйпов шуны хәбәр итте, 30 апрель көнне кичке 10-нан башлап 6 майга иртәнге 5-кә кадәр Танк боҗрасы буенча хәрәкәт ябылган. Хәрәкәтне чикләү асфальт салуга бәйле.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков Танк боҗрасының ябылуы белән бәйле җәмәгать транспорты хәрәкәтенең схемасы үзгәрәчәген билгеләде.
“Хәрәкәт эстакада буенча гына булдырылачак. Халыкны Борисково поселогыннан йөрткән 99-нчы номерлы автобус маршруты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Танк чокыры буенча йөриячәк маршрутлар Даурия урамы буенча китәчәк.
Кызганычка каршы, шул сәбәпле Танк чокырында урнашкан тукталышлардан китеп булмаячак. Моның урынына кешеләргә Даурия урамына яисә Танк урамына чыгарга туры киләчәк, ә монда инде 99-нчы номерлы маршрут йөриячәк”, - диде ул.
ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, хәрәкәт тыелачак барлык участокларда хәрәкәтне җайлау өчен өстәмә көч бүлеп биреләчәк.
“Пассажирлар агымы кимегән вакытта – май бәйрәмнәрендә эшләрне мөмкин булган кадәр күбрәк башкарырга кирәк. Эшләр алып барылмаган участокларны контрольгә алырга кирәк. Безнең өчен юлны ябып тору – уңайсызлык кына түгел, ә транспорт коллапсы. Халыктан аңлауларын сорап, бу адымга барабыз. Шуңа күрә юл төзүчеләргә ярты көчкә эшләү - җинаять”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.