Шәһәр башлыгы Сергей Шадринны “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесендәге җиңүе белән котлады.
(KZN.RU, 29-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Мәгариф идарәсенә узган атна ахырында республика данын күрсәтү хокукын алган Казан укытучысы Сергей Шадринның “Ел укытучысы-2013” Бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгышы өчен барлык кирәк булган шартларны тудырырга кушты.
“Сергей Шадринның җиңүе бик тә шатландырды. Участок инспекторлары, балалар табиблары белән беррәттән, мөгаллим һөнәре өчен яратылганнар да бар. Сергей Шадрин – чын укытучы, яшь, зыялы, үз һөнәрен яхшы башкаручы. Без мондый белгечләр белән горурланабыз. Мәгариф өлкәсенә яшь мөгаллимнәрнең килүе һәм нәтиҗәле эшләүләре сөендерә”, - диде И.Метшин.
Узган ялларда “Корстон” кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Татарстанның иң яхшы укытучысы исеменә Казан шәһәре Яңа Савин районында урнашкан 143-нче мәктәп укытучысы Сергей Шадрин лаек булды. Исегезгә төшерәбез, ул шулай ук “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2013” бәйгесендә дә абсолют җиңүче исеменә лаек булган иде.
Республика конкурсының финал турында Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән иң яхшы 50 мөгаллим катнашты. Нәтиҗәдә жюри 7 лауреатны, төрле номинацияләрдә 10 җиңүчене һәм 3 призерны сайлап алды.
Хәзер Сергей Шадринга Татарстан данын федераль дәрәҗәдә якларга туры киләчәк. “Яхшы чыгыш өчен безгә барлык шартларны да тудырырга кирәк”, - дигән йөкләмә бирде И.Метшин Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлеевага һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга.