(KZN.RU, 29-нчы апрель). Төзелеп килә торган “Казан-Арена” футбол стадионында 2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы узачак сәхнә конструкцияләрен монтажлау бүген төнлә тәмамланган. Шактый катлаулы эшләрнең уңышлы башкарылуы Татарстан төзүчеләренең югары потенциалы турында сөйли. Бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип җиткерде.
Универсиаданы ачу тантанасының сәхнәсе уникаль – ул пирамида формасында төзелгән, аның очын Бөтендөнья студентлар уеннарының утлы касәсе бизәячәк. Сәхнә өчен 470 тонналы металл конструкцияләр Түбән Кама шәһәрендә әзерләнгән. Монтажлауны “СОБиГ” компаниясе үткәргән.
“Ачылу тантанасына әзерлекнең шактый катлаулы этабы булды бу. Хәзер кирәкле элмә җиһазларны монтажлауга тотыначаклар. Әлеге катлаулы операцияне 4 кран ярдәмендә башкарырга ниятлиләр. Бу – белгечләрнең югары осталыгын таләп итә. Мондый эшләрне дөнья буенча санаулы компанияләр генә башкара ала”, - дип белдерде Илсур Метшин.
“Татарстан төзүчеләренең дә аларның санына керүе сөендерә. Күп тонналы конструкцияләрне күтәреп кенә түгел, дөрес итеп тоташтырырга һәм эләктереп куярга кирәк. Универсиаданы үткәрү хокукына ия булу – бер, әле бит бөтен планнарны да тормышка ашырырга кирәк. Үз көчебез белән башкарылган эш Татарстан төзүчеләре, монтажчыларының, проект башкаручылары һәм башка белгечләрнең югары потенциалын раслый. Мондый потенциалы булмаган күп төбәкләр әлеге максатларга ирешә алмас иде”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.