Март аенда яңа азык-төлек комбинатында Универсиада ризыкларын тест режимында пешереп карый башлаячаклар.
(KZN.RU, 26-нчы февраль). Март аенда Тула урамындагы Универсиада өчен махсус төзелгән яңа азык-төлек комбинатында пешекчеләрне укыту һәм тест режимында ризыкларны пешереп карау старт алачак. Тәүлегенә 50 мең порций әзерләргә мөмкин булган предприятиенең әзерлеге белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Эшлекле киңәшмәдә “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП генераль директоры Марат Каһарманов, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Оксана Тубман, шулай ук компания төркемнәре белән Универсиаданың төп объектларында хезмәт күрсәтәчәк “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова катнаштылар.
Шәһәр башлыгына җиткергәнчә, Уеннар үткәрү чорында пешекчеләр, пешекче ярдәмчеләре һәм аш-су бүлмәсенең башка хезмәткәрләре белән проблемалар булмаячак. Комбинатның җитештерү зонасында 340 пешекче эшләячәк, бу әле склад территориясендә һәм товарларны кабул итү/тапшыру зоналарындагы хезмәткәрләрне исәпкә алмаганда. Белгечләр ике сменада эшләячәк, продукцияне төнлә алып кайту планлаштырыла.
Универсиада кунакларына һәм катнашучыларга ризык әзерләү белән 1300ләп пешекче шөгыльләнәчәк, шуларның төп өлеше – 800 кеше – Универсиада авылында эшләячәк. Аш-су өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләрдән тыш, эшкә шулай ук Казанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары җәлеп ителгән. Оксана Тубман билгеләп үткәнчә, Дирекциягә инде 700гә якын студенттан гариза килгән.
Универсиада вакытында тоткарлыклар һәм көтелмәгән ситуацияләр килеп чыкмасын өчен, ризыклар әзерләү буенча тест чаралары яхшы запас белән башланачак. Мэрга хәбәр иткәнчә, аш-су хезмәткәрләрен укыту 25 мартта старт алачак. Уку-укыту курсларының төп бурычы – ризык әзерләүнең схемасын, ашамлыкны йөртү һәм башка оештыру сорауларына ачыклык кертү.
“Фуд-сервис Универсиада” ҖЧҖнең баш шеф-пешекчесе Игорь Фельдман аш-су әзерләү бүлмәсен сәгать мехнизмы белән чагыштырды. “Һәрбер шөребнең тиешле якка борылуы кирәк, - дип ассызыклап ул, ризыкның тәме генә түгел, калган таләпләре дә әһәмиятлеле булуына басым ясады. – Кеше ризыкның 75% күзләр белән кабул итә, 15% - борын һәм бары тик 10% гына – авызы белән”.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, спорт чараларында катнашучы кунакларны торак белән тәэмин итү һәм ашату һәрвакытта беренче урында тора. “Әгәр караватлар җайлы булса, кондиционер эшләсә, краннан су акмаса, димәк, яшәү шартлары халыкара стандартларга туры килә дигән сүз, һәм бу бик тиз онытыла да. Туклану сыйфатын да көненә 4 тапкыр искә алалар”, - дип билгеләде ул.
Игорь Фельдман аш хәзерләү осталыгы буенча зур тәҗрибәгә ия: беренче тапкыр ул 4 яшендә куырган йомырка пешерә, шуннан башлап ашарга пешерү аның яраткан шөгыленә әверелә. Пешекче Германиядә укулар узган, биредә ул “халыкара класс мастер-пешекчесе” дәрәҗәсенә җитә. Шулай ук аның зур масштаблы спорт чараларында кунакларга хезмәт күрсәтү буенча да тәҗрибәсе бар, аерым алганда 2006 елгы Гамбургтагы футбол буенча дөнья чемпионатында.
Шеф-пешекче төп менюга әзрәк үзгәртүләр кертте, төрле континентта яшәүчеләр өчен ашамлыкларны “аңлаешлырак” итте. “Казанга дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр киләсен истә тотсак, һәр халык өчен үз ризыкларын ашый алырлык мөмкинлек булдырырга кирәк. Спортчыларның туклануына килсәк, FISU таләпләре буенча, аларның рационына тиешле витаминнар һәм минераль матдәләр керергә тиеш.
Бөтендөнья студент уеннарыннан соң, Казан азык-төлек комбинаты шәһәр өчен эшли башлаячак: шәһәрнең мәгариф һәм сәламәтлекне саклау учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итәчәк.
Илсур Метшин: “Универсиададан соң, чемпионнарның төшке ашлары белән мәктәп укучыларыбызны һәм студентларны ашатачакбыз”, - дигән бурыч куйды.