Казанда су ташкыннарына каршы әзерлек чаралары башланды.
(KZN.RU, 25-нче февраль). Агымдагы елда Казанда яуган карның күләме уртача еллык нормадан артмады. Туфракның туңдырылыш дәрәҗәсе шулай ук уртача статик күрсәткечләргә туры килә. Шулай да бу әле язгы ташкыннар алдыннан тынычланыр өчен сәбәп түгел. Куркыныч зоналар билгеле һәм аларга даими мониторинг уздырып торырга кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов кышкы сезонга алмашка язның ничек килүен әйтүе кыен, дип билгеләп үтте. Мисалга ул узган елдагы температура аерымлыгы аркасында карның күпләп эрүен китерде. Нәтиҗәдә туфрак сеңдерә алмаган зур күләмдәге су йорт яннарындагы территорияләрне, шәхси йортларның идән асларын һәм шәһәрнең кайбер урамнарын баскан. Узган елда су басу очраклары буенча халыктан барлыгы 144 мөрәҗәгать кабул ителгән.
“Агымдагы елда кар катламы 20-50 см (норма буенча 18-36 см булырга тиеш) тәшкил итә, Казанда грунтның туңу тирәнлеге – 40-65 см (норма буенча 56-92 см булырга тиеш). Ташкын вакыты уңай үтәр дигән өмет бар, әмма кисәктән генә температура күтәрелгән очракта авырлыклар да килеп чыгарга мөмкин”, - дип билгеләде Фердинанд Тимерханов.
Су басу очраклары мөмкин булган зоналарга 1043 кеше яшәүче 326 йорт керә. Күбесенчә алар шәхси секторларга туры килә. Фердинанд Тимерханов халыкка алдан ук әзерләнеп куярга кушты. Шәхси йортларның ишегалларын кардан чистартырга кирәк, запаска азык-төлек алу сорала, сырхауларга исә дарулар алып кую да комачау итмәс.
“Түбәләрдәге һәм йорт яннары территорияләрендәге карларны чистартырга булышырга кирәк булган ялгыз өлкәннәрнең исемлеген социаль хезмәт идарәләренә җиткерү сорала. Казанның коткаручылары һәм студент-волонтерлары ел саен шундый төрдәге ярдәмне күрсәтә”, - дип җиткерде Фердинанд Тимерханов.
Язгы чор башлану алдыннан Гражданлык яклау идарәсе тарафыннан, көтелмәгән хәлләрне киметү һәм гадәттән тыш хәлләргә реакция ясау өчен, төрле чаралар исемлеге булдырылды.
Фердинанд Тимерханов сүзләренә караганда, ташкыннарга кадәр яңгыр сулары ага торган урыннарны, коеларны чистартырга, суүткәргеч канауларны һәм торбаларны кардан һәм чүп-чардан арындырырга кирәк. Шәһәр күперләрендә саклагыч җайланмалар куюга һәм елга юлларындагы үсентеләрне кисүгә дә аерым игътибар юнәлтү сорала.
Аеруча Идел буе һәм Советлар районнарында язгы ташкыннар алдыннан катлаулы ситуация күзәтелә, биредәге Нокса һәм Киндерле елгалары төпләренә кадәр каткан. Кар тиз эрегән очракта, елгаларда суның кисәк күтәрелеше күзәтеләчәк һәм якын-тирәдәге түбәнлекләрне су баса башлаячак. Моннан качу өчен, бозларны хәзердән үк игәүли башларга кирәк.
Авиатөзелеш районындагы Коры елга участогы – Верхоянск урамыннан алып Кадышево урамына кадәр - Казан коткаручыларын шулай ук борчый, биредә тоткарлыкларсыз кар сулары агу көйләнелмәгән.
Казанның Советлар районындагы Дәрвишләр бистәсендәге кайбер участоклар да коткаручыларда борчу уята.
“Ташкыннарга каршы барлык чараларны да үтәгән очракта, бу елда кар суларын үткәрү чоры уңай нәтиҗәләр һәм минималь чыгымнар белән үтәчәк”, - дип билгеләде Фердинанд Тимерханов.
“Безнең традицион куркыныч зоналар бар, без әлеге участокларның барысын да беләбез. Бу елда табигать безне кызганды. Шулай да тынычланырга ярамый. Даими мониторинг уздырырга һәм ташкынны әзерлек белән каршы алырга кирәк. Табигать көтелмәгән “бүләкләр” дә алып килергә мөмкин, без аларга әзер булырга тиеш. Эш яңа түгел, шуңа да алдан кисәтергә мөмкинлекләр дә бар”, - дип билгеләде И.Метшин.