Казан федераль университеты Попечительләр советы утырышында шундый тәкъдим яңгырады.
(KZN.RU, 26-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының берничә фәнни бүлекчәсендә һәм КФУ Попечительләр советының күчмә утырышында булды. Утырышта шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар югары уку йортының Париж Коммунасы урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан Фундаменталь медицина һәм биология фәнни-белем бирү үзәгенең уку аудиторияләре һәм лабораторияләре, яшь галимнәрнең генетик инженерия өлкәсендәге эшләнмәләре белән таныштылар. ТР Президентына молекуляр-генетик лаборатория эшчәнлеген, биредә үткәрелә торган тәҗрибәләр, шулай ук эшләнгән препаратларны Республика клиник хастаханәсендә сынау уздыру мәсьәләләрен аңлатып үттеләр.
Хәзерге вакытта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология инсититуты – КФУның эре фәнни-белем бирү бүлекчәсе, биредә 12 кафедра, 30 фәнни-тикшеренү лаборатория, җәйге практикаларның 4 фәнни-белем бирү базасы (шул исәптән Ак диңгездәге), зоология һәм ботаника буенча уникаль музейлар, кече инновацион предприятиеләр, Ботаник бакча һәм башка структуралар бар.
Рөстәм Миңнеханов КФУның Филология һәм сәнгать институтында да булды. Биредәге бер аудиториядә (Татар теле һәм әдәбияты үзәгендә) Татарстан Президенты һәм башка кунаклар “Ана теле” онлайн-мәктәбе программасы кысаларында дәресләрнең ни рәвешле оештырылуы белән таныша алдылар һәм тыңлаучылар белән аралаштылар.
Өченче кат фойесында кунаклар өчен Сәнгать кафедрасының дизайн-проектлар һәм дизайн күргәзмәсе (заманча милли костюмнар, 3D-интерьер, экстерьер, график дизайн) оештырылган иде.
КФУ Попечительләр советы киңәшмәсен ачу вакытында республика Президенты федераль университетның дәрәҗәсе үсүсен билгеләп үтте. “Без биредә яңа лабораторияләрне, яңа эшләнмәләрне күрәбез. Биредә үткәрелгән эштән тулысынча канәгатьбез”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов һәм әлеге югары уку йортында республика предприятиеләренең киләчәге әзерләнә, дип тә өстәде.
Утырыш барышында “Инносфера” биофармацевтика технопаркын булдыру турында да сүз кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов мондый технопаркны булдыру зарурлыгын билгеләде һәм алдан ук технопаркның потенциаль резидентлары кемнәр булачагын аңларга кирәклегенә, лабораторияләр урнашачак биналарның таләпләре үтәлергә тиешлегенә игътибарын юнәлтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
КФУ Попечительләр советының көн кадагында шулай ук КФУда медицина гыйлеме үсеше стратегияләре, Казан федераль университеты кампусының үсеш перспективалары һәм башка сораулар да тора иде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.