Метро төзүчеләр март аенда Восстание, Шамил Усманов һәм Копылов урамнарындагы ябык юл участокларын ачарга сүз бирә.
(KZN.RU, 25-нче февраль). “Авиатөзелеш” метро станциясенең әзер биналарын “Метроэлектротранс” МУП эксплуатацион хезмәтләренә тапшыру башланды. Казан метрополитенының беренче линиясенең икенче участогындагы төзелеш барышы турында сөйләгәндә, “Казметрострой” ААҖнең генераль директоры Марат Рәхимов метро төзүчеләр 3 станцияне вакытында тапшыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, дип җиткерде.
“Безнең 74 көн калды”, - дип башлады үзенең исәп-хисабын “Казметрострой” ААҖнең директоры Марат Рәхимов. Исегезгә төшерәбез, башта шәһәр һәм республика хакимияте яңа станцияләрне 2013 елның 9 маенда ачарга дип бурыч куйган иде. Бүгенге көндә барлык төзелеш эшләре дә тәмамлану стадиясендә.
Марат Рәхимов сүзләренә караганда, “Авиатөзелеш” станциясе алданрак әзер булачак. Биредә тулаем диярлек монолит эшләр, стеналарны гранит белән тышлау һәм идәннәрне җәю тәмамланган.
1-нче номерлы вестибюль территориясендәге станциядә һәм “Төньяк вокзал” станциясе платформа участогында отделка эшләре бара. 2-нче номерлы вестибюльдә тиз арада стеналарны һәм коймаларны тышларга, эчке отделка эшләрен тәмамларга һәм инженер системаларын монтажларга кирәк. “Казметрострой” җитәкчесе сүзләренә караганда, эш графигы тулысы белән төзелгән.
Рәхимов сүзләренчә, “Яшьлек” станциясендә эшләр әз генә киеренке халәттә икән. Метро төзүчеләр гамәлдәге коммуникацияләргә тап булган, алар исә беренче проект-смета документациясенә кертелмәгән булган. Аларны яңадан куярга туры килә.
“Вакыт кысан, шуңа да без барлык сорауларга да оптималь чишелеш табарга тырышабыз”, - дип ышандырды “Казметрострой” ААҖ генераль директоры.
Шулай ук станцияләр янындагы территорияләрдә дә төзекләндерү эшләре бара. Метро төзүчеләр март аенда Восстание, Шамил Усманов һәм Копылов урамнарындагы ябык юл участокларын ачарга сүз бирә.
Казан Мэры Илсур Метшин Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйповка, кыска срок эчендә эксплуатациягә әзерләр өчен, ябык юл участокларын ремонтлау эшләре буенча планны метро төзүчеләр белән расларга боерды.
“Казанлылар яңа станцияләрнең эшли башлавын көтә. Сабырлыклары өчен аларга рәхмәтемне җиткерәсе килә, аеруча йортлары янәшә урнашканнарга һәм ябык учатокларны гел әйләнеп үтәргә туры килгәннәргә рәхмәт. Пассажирлар саны 5-7 мең генә булганда, ничек эшли башлаганыбызны әле дә хәтерлим. Соңыннан халык саны 30 меңгә җиткәч сөендек, ә бүген без иң күп дигәндә 90 меңгә кадәр пассажирны йөртәбез. Яңа станцияләрне ачу белән, пассажирлар саны ким дигәндә ике тапкырга үсәчәк. Универсидага рәхмәт – федераль кертемнәрсез без моңа ирешә алмас идек. Без метродагы киләсе төзелешләре буенча республика Президенты белән җитди эш алып барабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.