Казан ратушасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелыш булып үтте.
(KZN.RU, 22-нче февраль). Бүген Казан ратушасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелыш булып үтте. Хәрбиләрне елның иң патритотик һәм чын ир-егетләр бәйрәме белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
“Ватанны саклаучылар көне – һәр Россия гражданины өчен әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без Ватанга хезмәт итүчеләрне, кырыс армия сафларын үтүчеләрне, шулай ук Ватан өчен ант бирергә җыенучыларны олылыйбыз”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы, тантаналы чараны ачканда.
Казан шәһәре Думасының быел февральдагы карары белән, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә һәм РФнең Кораллы көчләренә югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә керткән зур өлеше өчен, Казан югары хәрби команда училищесы Мактау Китабына кертелде. Бүген инде 18 елдан артык әлеге уку йортын җитәкләүче генерал-майор Валерий Миронченкога мэр шуны раслый торган бүләкләү комплектын тапшырды.
“Сез профессинональ хәрби кадрлар әзерләүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле эш башкарасыз. Тыныч вакытта хәрбиләрнең эше һәрвакытта да күренеп бетми, әмма сезнең һәрвакытта да илебезнең тынычлыгы өчен сакта торуыгызны беләбез”, - дип ассызыклады Мэр.
Яшь буынга хәрби-патритотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен полковник Азат Минибаев һәм подполковник Дмитрий Маширога I дәрәҗәдәге “Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен” билгеләре тапшырылды. Майор Рафаил Сафин – II дәрәҗәдәге билгегә, полковник Рустем Андаев, майор Дмитрий Куликов һәм полковник Олег Козлов III дәрәҗәдәге билгегә лаек булды. Майор Әхмәт Хәсәнов һәм капитан Николай Ладаткиннарга Казанның мактау кәгазьләре тапшырылды.
“Хәрби хезмәт отличнигы” исеме йөртүче 14 егетне соңыннан мэр аерым бүләкләде. “Үз җиреңне саклау – һәрбер гражданинның изге бурычы, Казанның хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләре намус белән аны үтәүләренә шигем юк. Кемдер армия сафларына теләп бара, кемдер – законга гына баш иеп, әмма берьеллык армия хезмәте - олыгаю мәктәбенең иң мөһим классларының берсе. Нәрсә генә булмасын, без үзебезнең солдатларыбыздан бары тик яхшы хәбәр генә көтәбез”, - дип теләген җиткерде Мэр.
Илсур Метшин үзенең аерым котлавын кадетларга юллады. Бүген Казанның 60 кадет классында 1200дән артык укучы белем ала. Аларның саны ел саен арта бара. “Кадет хәрәкәте көч җыюы безне сөендерә генә”, - диде ул.
Тантаналы җыелышта Ленинград өлкәсенең Тосно районының муниципаль берәмлеге башлыгы Сергей Баранов та катнашты, ул Казан Кремлендагы Бөек Ватан сугышы мемориал-музеена Муса Җәлил яраланган һәм пленга алынган урыннан табылган туфраклы снаряд гильзасын бүләк итте.