Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан, 21-нче февраль). Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның Дәүләт гимны яңгыратылды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре катнашты.
Гимн өч башкаручы тарафыннан яңгырады. Беренчеләрдән булып гимнны Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский идарә астында ТР Дәүләт симфония оркестры һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Любовь Дразнина идарәсе астында М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театры хоры тәкъдим итте. Хор партитурасы – Владислав Лукьяновныкы.
Гимн шулай ук солистлар – Бөтенроссия һәм халыкара конкурс лауреатлары Регина Вәлиева һәм Гөлнара Рәхимова, ТРның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Рөстәм Асаев башкаруында яңгыратылды. Шулай ук ТР Дәүләт симфония оркестры башкаруында оркестр версиясе дә яңгырады. Симфония оркестры партитурасы – Борис Трубинныкы.
Гимнны яңгыратыр алдыннан, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык катнашучыларга да мөрәҗәгать итеп, ТР гимны өстендә эшләгәндә Россия төбәкләренең һәм башка дәүләтләрнең 50 гимны анализланганлыгын искәртте. “Башлыча әлеге гимннар – ватанпәрвәр, динамиклык, киләчәккә өмет-ышаныч хисләре белән язылган гимннар, һәм алар барлык дәүләт телләрендә дә язылган”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез, ТР дәүләт гимнының текст авторы – Рамазан Байтимер шигыренең эшкәртелгән шигыре, ул республиканың ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Русчага Филипп Пираев тәрҗемә иткән –, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.