Казан Мэры К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булып кайтты
Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның "Төш" премьерасы күрсәтелде.
(KZN.RU, 21-нче февраль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин тормыш иптәше белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булып кайтты. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның 2012 елгы “Төш” премьерасы күрсәтелде.
Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Спектакльдә баш рольләрне Гөлназ Науметова, Илфак Хафизов, Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова уйнады.
“Төш” – Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе. Әлеге мелодрама гаилә тормышы, аның проблемалары, тормыш дәвамында четерекле сорауларга җавап таләп итә торган каршылыклар турында. Спектакльдә җанлы музыка уйный, күпләгән халык җырлары башкарыла.