Тантанада Казанның 70 иҗат коллективы катнашачак.
(KZN.RU, 19-нчы февраль). Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасының репетицияләре башланды. Куелышларда катнашучы Казанның яшь артистлары белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин да аралашты.
Репетицияләр бер үк вакытта өч мәйданчыкта - “Мәскәү” спорт комплексында, Спорт сараенда һәм “Әкият” курчак театрында үтә. Әлегә аларда “Казан 2013” Дирекциясе тарафыннан оештырылган махсус кастинг аркылы үткән Казан коллективлары шөгыльләнә. Тантанада Казанның 70 иҗат коллективы, якынча 1,5 мең кеше катнашачак.
Репетицияләрне тантаналарның баш балетмейстеры Жанна Шмакова җитәкли. Аның җитәкчелегендә күп кенә илләрдә Олимпиада уеннарының ачылышлары оештырылган, ул шулай ук “Танцы без правил” (“ТНТ”), “Секрет успеха”, “Лучшие годы нашей жизни” һәм “Голубой огонек” (“Россия 1”) кебек телевизион тамашаларда да катнашып танылу алган. Казан коллективлары белән тагы 4 Мәскәү хореографы эшли, алар шулай ук зур булмаган эпизодларның репетицияләрен дә үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, ике тантананың да режиссеры Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов, ә оештыручысы – Игорь Крутой һәм аның “КаТри” ҖЧҖ төркем ширкәте.
Мэр сүзләренә караганда, тамашачыны 4 сәгате дәвамында тантанада “тоту” бик тә мөһим. “45 мең тамашачыдан кала, без әле миллиардлаган телевизион аудиториягә дә өметләнәбез. Бу – безнең мәдәниятебез, Россиянең күп милләтле халкы турында җиткерергә менә дигән форсат. Чыннан да бик тә мөһим һәм җаваплы чара көтә безне”, - дип ассызыклады ул.
Илсур Метшин сценарияны язуга Россия һәм Татарстан тарихчылары җәлеп ителүен билгеләп үтте. 2013 елның гыйнварында ачылыш тантанасы сценариясе FISU протоколы һәм РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов тарафыннан расланды.
Илсур Метшин, яшь артистлар белән аралашканда, аларның ил өчен масштаблы тарихи кыйммәткә ия спорт вакыйгасында катнашу мөмкинлекләрен билгеләп үтте. “Бөтен дөнья сезгә карыячак. Үзегезнең биюләрегез, яшь энергиягез белән безнең илебез турында бөтен дөньяга, республикага һәм шәһәргә сөйли алачаксыз, дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга шәһәр башлыгы.
Артистларның репетиция графигы киеренке булганга, Мэр инициативасы белән аларның барысы да бушлай транспорт билетлары белән тәэмин ителгән. Жанна Шмакова сүзләренә караганда, 3 сәгатьлек репетицияләр якындагы ике атнада көн саен үтәчәк. Соңыннан даими 3 атналык репетиция сессияләре аз вакытлы ял белән чиратлаштырылачак, июнь буена, хореограф сүзләренә караганда, “алар зур бер гаилә сыман яшәячәк”.
Соңрак Казан коллективларына Россия һәм чит ил артистлары да кушылачак, шул исәптән цирк осталары һәм эстрада йолдызлары.
Театральләштерелгән тамашаның генераль репетицияләре Уеннар башлануга бер ай калганда Чистай урамындагы футбол стадионында башланачак. Биредә эшләр тәүлек әйләнәсендә бара. Стадионда төзелеш эшләрен тәмамлау белән бер үк вакытта аренадагы Универсиада ачылышы тантанасы декорациясенең фундаментын монтажлау бара.