1 июньдә "Казан-Арена" стадионында репетицияләрне башларга планлаштыралар.
(KZN.RU, 20-нче февраль). Универсиаданың ябылу тантанасы сценариясе өстендәге эш тәмамланды, якын көннәрдә аны Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов 2013 елгы Универсиадага әзерлеге шәһәр штабының беренче утырышында җиткерде.
И.Сивов мәгълүматларына караганда, “Мәскәү” спорт комплексында, Спорт сараенда һәм “Әкият” курчак театрында ачылыш тантанасының беренче репетицияләре старт алган. Кичә әзерлекләр белән Илсур Метшин да танышып кайтты. “Берничә көн өчен нәтиҗә шатланырлык, әмма кайбер элементлар өстендә эшләргә кирәк әле”, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты ул.
“Бүгенге көндә әзерлек эшләрендә барлыгы 1,5 артист катнаша, шуларның 1000нән артыгы – казанлылар. Репетицияләрдә шәһәрнең 70 иҗади коллективы катнаша. Чакырылган аритистлар арасында Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылганнары байтак”, - дип җиткерде Игорь Сивов.
Аның сүзләренә караганда, төзелеп килә торган футбол стадионында төп декорацияләр өчен махсус мәйданчыклар билгеләнгән, зоналарга бүлү тәмамланган, шулай ук транспортировка һәм тамашачыларны кертү вариантлары эшләнелгән. 1 июньдә генераль репетицияләрне инде стадионда ук башларга планлаштыралар.
“1 марттан декорация элементларын алып кайту башлана, апрель урталарына кадәр тәмамланачак. Соңыннан экраннарны, тавыш һәм яктырту җиһазларын алып кайта башлыйбыз”, - дип ачыклык кертте Игорь Сивов.
Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үз чиратында төп сәхнә конструкцияләренә терәк фундаментны җәю эшләре тәмамланып килүен хәбәр итте. Түбән Кама заводыннан металлоконструкцияләрен җиткерүне оештыру төп бурычларның берсе булып тора.
“Без иң яхшыларын чит илдән алып кайтырга ияләшеп беттек, ә безнең республикада заманча җиһазландырылган завод эшли, биредә иң авыр детальләр эшләнелә. Әмма вакыт кысан, китерү процессын даими контрольдә тотарга кирәк”, - дип җиткерде күптән түгел генә әлеге җитештерү мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышып кайткан Илсур Метшин.
“Ачылыш тантанасы – 4 сәгать эчендә Казан, Татарстан һәм Россия турында бөтен дөньяга сөйләү. Без миллиардлаган телевизион аудиториясен көтәбез. Моңа кадәр мондый мөмкинлегебез юк иде әле. Артистлар да, җитәкчеләр дә моны аңлый. Шуңа да әзерлек вакытында вак-төякләр булырга тиеш түгел”, - дип искәртте шәһәр башлыгы.