(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Россиядә шәһәр
башлыкларына тәҗрибәләр алмашу өчен каралган мәйданчыклар алай ук күп түгел.
Соңгы елларда федераль дәрәҗәдә закон чыгаруга җирлек булган фикерләрне тәкъдим
иткән Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең уңышлы эшчәнлеге мондый төр эшчәнлекнең
актуаль булуы турында сөйли. Бу турыда Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе рәисе бүген Оренбургта үткән Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
әгъзаларының уртак утырышында җиткерде.
Очрашу башланып киткәч Илсур Метшин оештыручыларга форумны
үткәрүгә югары дәрәҗәдә игътибар бирелгәнлеге һәм кунакчыллык өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде.
Уртак утырыш барышында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
әгъзалары узып бара торган елга йомгак ясадылар. Ассоциациянең Башкарма
директоры 2015 елда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары тарафыннан
берничә җыелыш, шул исәптән 2 киңәйтелгән утырыш үткәрелгән. Эшлекле очрашулар
кысаларында төзекләндерү, юл хуҗалыгы, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм юкка
чыгару, транспорт хезмәте күрсәтү һәм башка бик күп тармаклар буенча мәсьәләләр
каралган.
Моннан тыш, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары
тарафыннан тулы практик семинарлар циклы үткәрелгән. Шул исәптән Казанда капиталь
төзелеш системасы нигезләрен җентекләп өйрәнү, шулай ук күпфатирлы торак фонд
белән идарә итү, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча семинарлар үткән.
2015 елда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе берничә яңа әгъза
белән тулыланган. Сүз уңаеннан, Илсур Метшин бүгенге җыелышта Идел буе
шәһәрләре ассоциациясенә керү турындагы таныклыкны Оренбург һәм Сызрань
администрациясе башлыгына тапшырды.
Җыелыш ахырында Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
рәисе оешманың актив әгъзаларына җирле үзидарәне үстерүгә шактый зур өлеш
кертүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
“Һәрберегезгә узып бара торган елда башкарылган системалы
уртак эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Күчмә утырышларда яки
видеоконференцияләрдә хәл ителгән мәсьәләләр бик файдалы булды. Ил
масштабларында мэрлар файдалы тәҗрибәләр белән уртаклаша ала торган башка
мәйданчык юк. Шул ук вакытта эшебезнең нәтиҗәсен дә күрәбез – без тәкъдим иткән
фикерләр законнар җыелмасында чагылыш таба. Һичшиксез, без алга таба да файдалы
тәҗрибә белән уртаклашуны дәвам итәчәкбез”, - диде Илсур Метшин.