(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанның
шәһәр хезмәтләре эше нәтиҗәлелеге үзе турында үзе сөйли – Татарстан башкаласында
соңгы елларда рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәре шактыйга кимегән, чүп
өемнәрен булдырган кешеләр җәзага тартылганнар. Шәһәрнең төзекләндерү
кагыйдәләрен башкала халкы үтәгән очракта гына, Казан каралган һәм матур шәһәр
булачак. Эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин төзекләндерү
кагыйдәләрен бозучыларга каршы чаралар күрергә һәм әлеге мәсьәләне катгый
контроль астына алырга чакырды.
“Шәһәр проблемалары белән көрәш аҗдаһа белән көрәшкә охшаган:
бер башны кисәсең, тагы икесе үсеп чыга. Әмма без эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез –
Казанда чүп өемнәре күләме 2 тапкырга кимеде, - дип җиткерде И.Метшин. – Кагыйдәләр
бөтен кешеләр өчен дә бертөрле һәм үтәкүренмәле булырга тиеш. Барлык кешеләр дә
аларны үтәсен өчен, без барысын да эшләргә тиешбез”. Ул шулай ук контрольдә
тотучы органнарга уяу булырга, кагыйдәләрне бозучыларны кисәтү белән генә
түгел, штрафлар белән дә җәзаларга кушты.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир
Шәмсетдинов сөйләп үткәнчә, рөхсәтсез чүп өемнәренә каршы көрәш бүгенге көндә Казандагы чүп өемнәренең санын тарихи
минимумга җиткергән. Ел башыннан Казанда 81 каты көнкүреш, зур габаритлы һәм
төзелеш калдыклары өемнәре табылган.
Шәһәрдә чүпләрне урнаштыру кагыйдәләрен бозган 141 субъектны
җаваплылыкка тартканнар. Чүпләнгән территорияләрнең саны гел кими – уртача аларның
кыскартылуы ел саен 23%-ны тәшкил итә.
Тәртип бозучыларга карата даими үткәрелеп килә торган тикшерүләр
һәм санкцияләр чүп өемнәренең кимүенә китергән.
Хәзер шәһәрдә рөхсәтсез барлыкка килгән 6 чүп өеме калган. Самосыр
бистәсендә барлыкка килгән бер очракның хуҗасы белән суд тикшерүе бара – ул чүп
өемен 2012 елдан бирле үзе җыештырудан баш тарта.
“Шәһәр территориясендә чүп өемнәренең кимүе административ-техник
инспекция эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бөтен кеше дә
үтәгән очракта гына, Казан каралган һәм матур шәһәр булачак”, - дип ассызыклады
Мэр.