И.Метшин Владимир Путинның Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать итү чарасында катнаша
Фото osd.ru сайтыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Бүген Россия Президенты
Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Тантанада Казан
Мэры Илсур Метшин катнаша.
Тантана Зур Кремль сараеның Георгий залында үтә. Чара Мәскәү
вакыты буенча сәгать 12.00 башланырга тиеш. Юллык юлламаны яктырту өчен 500 журналист
аккредитацияләнгән. Чарага Төркиядән, Кытайдан, Европа илләреннән, Америка Кушма
Штатларыннан журналистлар килүе көтелә.
Президентның Юллама белән чыгыш ясавы турыдан-туры “Россия”
һәм “Беренче” каналлар аша трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә ил башлыгының рәсми
сайты.
Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасы программалы
сәяси-хокукый документ булып тора, ул дәүләт җитәкчесенең якын киләчәккә ил
үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләүне үз эченә ала. Документ сәяси,
икътисади, идеологик характерда, шул ук вакытта анда парламентның законнар
белән эш итүенә кагылышлы анык тәкъдимнәр дә бар.