(Казан шәһәре KZN.RU,
30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм Казан
мәктәпләре укучылары алга таба да барлык нормаларны исәпкә алынган баланс
сакланган туклану белән тәэмин ителергә тиешләр. Бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклануны
оештыру мәсьәләсе бүгенге аппарат киңәшмәсенең төп темаларының берсе булды.
“Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты”
МУП директоры Гүзәл Ананьева сөйләп үткәнчә, бүгенге көндә ведомство көн саен гомуми
саны 178 меңнән артык кеше булган шәһәрнең 500 учреждениесен туклану белән
тәэмин итә. Предприятиенең иң зур җитештерү мәйданчыгы – туклану комбинаты, биредә
көн саен 25 меңләп порция әзерләнә, 20 меңнән артык камыр ризыклары һәм
кондитерлык эшләнмәләре пешерелә.
Предприятие эшенең төп юнәлешләренең берсе – балалар бакчаларында
туклану оештыру. Департамент мәктәпкәчә яшьтәге 64 меңнән артык баланы тәэмин
итә. Даими рәвештә мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тикшерүләр үтә.
Туклану темасы турында сөйләшкән вакытта шулай ук Казанда
сөт ризыклары белән тәэмин итү программасын да тормышка ашыру дәвам ителүе билгеләп
үтелде. Бүгенге көнгә, И.Метшин сүзләренә караганда, Казан балаларны сөт
ризыклары белән тукландыра торган Россиядәге бердәнбер мегаполис булып тора.
Киңәшмәдә шулай ук, берничә дәүләт белән тышкы мөнәсәбәтләр
катлаулану аркасында, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җиләк-җимешләр китерүгә
бәйле проблема яңгырады. Казан Мэры менюда җиләк-җимешләр булырга тиеш, дип
билгеләп үтте һәм башка китереп бирүчеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга кушты. Илсур
Метшин бернинди авырлыклар да балалар өчен баланс сакланган туклануга, сәламәт
менюга йогынты ясарга тиеш түгел, дип ассызыклап үтте.
Азык-төлекләр белән тәэмин итеп торучыларның исемлеген
киңәйтү, шулай ук Казандагы социаль туклануга кагылышлы башка мәсьәләләр буенча
Мэр җитәкчелеге астындагы киңәшмәдә ведомство вәкилләре фикер алышачак. Шәһәр
башлыгы йөкләмәсе буенча киңәшмә якын көннәрдә узачак, аның кысаларында Азык-төлек
һәм социаль туклану департаментына бару да көтелә.