(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин янә Россия субъектлары башкалалары башлыкларының “Халык контроле”
рейтингында лидерлык итә. Шәһәр башлыгы өч ай рейтингта беренче урында. Россия
Федерациясенең иң эре финанс-сәнәгать үзәкләрендә һәм төбәк башкалаларында
идарә итүче мэрларның эшчәнлеген бәяләүгә багышланган масштаблы тикшеренү
нәтиҗәләрен “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бастырып чыгарды.
Тикшеренү өчен төп мәгълүмат чыганагы сентябрь аеның икенче
яртысында һәм октябрь аеның уртасына кадәр җыелган. Рейтингны төзү барышында
тикшерүчеләр ачык чыганак материалларына һәм инсайдер мәгълүматларына таянганнар.
Әмма иң мөһиме, белгечләр төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә
биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат чыганагы тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләрен
билгеләгән.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, агымдагы елда үткән тикшеренүләрдә
катнашучы бер генә җитәкче дә мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган. Моннан тыш, 2015
елда бер генә мэр да таблицада ике тапкыр рәттән була алмаган.
“Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге мәгълүматларына
караганда, РФ төбәкләрендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен социаль
инфраструктура объектларының ни дәрәҗәдә җитәрлек булуын ачыклау өчен “Рейтинг”
мәгълүмати коммуникацияләр үзәге белән берлектә “Россия иреклеләр берлеге”
Бөтенроссия иҗтимагый үзәге тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр дә бу өлкәдә зур
роль уйнаган. Әлеге нәтиҗәләр буенча, экспертлар Казан һәм Татарстанга уңай бәя
биргәннәр. Башкала һәм республика рейтингта ышанычлы өченче урында.
Экспертлар фикере буенча, Илсур Метшин идарә мәсьәләләрен
хәл итүдә бик уңышлы эш башкара һәм яңа тәкъдимнәр белән чыга. Тикшерү
авторлары урам сәүдәсе системасында “үтә күренмәлелек”кә ирешү өчен ТР
башкаласы җитәкчесенең кадрлар һәм оештыру мәсьәләләре турында карар кабул итүен
искә төшереп узалар. Шәһәрнең Башкарма комитеты структурасында Кулланучылар
базары һәм хезмәтләре комитеты булдырылган. Әлеге оешма товарларның сыйфатын
контрольдә тотачак һәм җирле хакимият белән эшмәкәрләр арасында даими элемтә
урнаштырачак. Моннан тыш, сәүдә нокталары парк һәм скверларга күчереләчәк.
Популяр авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүне дәвам итү
турындагы карар да рейтинг нәтиҗәләренә уңай йогынты ясаган. Экспертлар шулай
ук Татарстан башкаласындагы бер районда калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю
программасы турында да билгеләп үтәләр. Шулай итеп, “Милли рейтинг”
аналитиклары билгеләре буенча, Казан Мэры Илсур Метшин нәтиҗәле җитәкче имиджын
уңышлы гына саклап килә һәм төбәк үзәге дәрәҗәсендә ул өстен сәяси фигура булып
кала бирә.