“Рубин” – “Ливерпуль” командалары арасында узган матч
вакытында Казан Мэры һәм Казан футбол клубы президенты Илсур Метшин Лондонда
булып, җирле “Арсенал” базасын карады. “Канониры” – дөньяның иң уңышлы
клубларының берсе һәм алар спорт өлкәсендә яхшы уенчыларны читтән сатып алуга
зур акчалар түкмичә, сәләтле яшьләрне үз академияләрендә тәрбиялиләр. “БИЗНЕС Online”
корреспонденты лондонлыларның тренеры Арсен Венгерның Метшинны үз базасы буенча
йөрткәнен һәм футбол өлкәсендәге уңыш серләрен сөйләгәнен ишетеп кайтты.
Венгер юл күрсәткеч һәм ориентир
“Рубин” һәм “Ливерпуль”
командалары арасында үтәчәк Европа Лигасындагы матчка бер көна кала Казан Мэры
һәм җирле футбол клубы президенты Илсур Метшин Лондонга эшлекле сәфәргә китте.
Сәфәрнең төп максаты “Арсенал” һәм “Тоттенхэм”ның күнекмәләр базасын карау иде.
Казанга футболчылар әзерләү өчен яңа объект кирәк. Әлеге объектны 2018 елда
үтәчәк чемпионатта милли җыелма командаларына куллануга биреп торырга да мөмкин
булачак. “Арсенал” нәкъ менә шулай эшли икән – үз хезмәтләрен Англиянең җыелма
командасына тәкъдим итә. Әлеге фикерне лондон клубының баш тренеры Арсен Венгер
Казан делегациясен кабул итү вакытында җиткерде. Очрашу урыны – ике катлы
җыйнак бина иде.
Бинага керү юлындагы машина кую урынында берничә генә
транспорт чарасы булганлыктан, команданың ял көне икәне сизелеп тора. Ләкин
шуңа да карамастан, Венгер ял итмичә, делегациягә үзе шәхси оештырган базаны
күрсәтергә ризалашты.
- Әлеге фикер миңа 10 ел элек, Испания һәм Италиядәге мондый
төр объектларның, сезнең кебек, ничек урнашканын карап йөргәннән соң килде. Финанс
чыгымнарының бер өлешен мин үз өстемә алдым, мин клубка футбол өчен мондый урын
кирәк икәнен бик яхшы аңлый идем, - дип сөйләде Венгер бер дә һаваланмыйча. Ул,
ирешкән уңышлары бик күп булса да, һәркем белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшә
торган чын Европа егете.
“Бавария” белән үткән уенда сез кылган гамәлләр безне
сокландырды. Искиткеч җиңү, - дип фикере белән уртаклашты Лондонга тәрҗемәчесез
килгән Метшин. Аралашу вакытында килеп чыккан кыенлыклар булганда Мэрга
шәһәрнең вице-мэры Иван Кузнецов ярдәм итте.
- Рәхмәт, ләкин кайбер вакытта тренерлар да ялгыша. Кичә
барысы да бик уңай гына барды. Уен, чыннан да, бик мавыктыргыч булды. Ләкин
карарлык әйберләр бар. Әйдәгез, эчкә үтик.
Шул вакытта ишектә озын буйлы, кара тәнле егет пәйдә булды.
- Бу Дэнни Уэлбек, - дип таныштырды Венгер үзенең уенчысын
әдәплелек йөзеннән, ләкин бу мәҗбүри түгел иде.
Тренер үзенең яхшы уенчысына, ягъни форвардка мөрәҗәгать
итте.
- Бездә Казаннан кунаклар.
- Казан? Мин Казанның “Рубин” командасын Россиянең көчле
командасы дип хәтерлим. Әле тагын “Динамо” бар. Хәзерге вакытта “Рубин”ның хәле
ничек? – дип сорады залга күнекмәләргә килгән футболчы.
- Яхшырак та була алыр иде, - дип кыска гына җавап бирде Метшин.
Әлбәттә, күнекмәләр залына беркем дә үтә алмады, анда “Арсенал”ның
схемасыннан башка ул кадәр үк гадәти булмаган әйбер дә булмагандыр. Ләкин база
шулкадәр җыйнак төзелгән, борылуга чишенү бүлмәсе. Мэр биредә барлык
күренешләрне фотога төшереп йөрде. “Эмирейтс”ның тышкы күренеше дә игътибарны
җәлеп итте. “Алар иске стадион белән бик кызык эш иткәннәр – аны кунакханәгә
үзгәртеп, акча эшлиләр, ә рәттән генә яңасы төзелгән”.
- Аякка бахиллалар кияргә кирәк, - дип аңлатты “Арсенал”да
эшләүче Джо.
- Бездә Арсен тарафыннан кертелгән кагыйдәләр бик күп. Шуның
берсе – алмаш аяк киеме. Бу урында Венгер аңлатма бирүне кирәк тапты.
- Минем өчен бөтен җирдә дә чисталык саклануы мөһим. Кагыйдә
сакланмаган очракта, уенчыларга штраф салына, бездә моның өчен кодекс та бар.
Кроссовкалар тулып ята торган шкаф янында өстәлләр тора,
аларда футболкалар, сувенирлар ята. Әлеге урыннан үтеп киткәндә һәр уенчы
аларга үз имзасын сала, аннан соң иганәчеләр аларны аукционда саталар. Әлеге
атрибутикалар бәйге өчен бүләк булмаган очракта, сатудан кергән акчалар
хәйриячелеккә китеп бара. Футболчы имза куймаган очракта, аңа шулай ук штраф
салына. Англия клубларында коммерция һәм маркетинг мәсьәләләрендә барысы да бик
катгый хәл ителә.
Сауна турында
Чишенү бүлмәсендәге сул як ишек югары дымлылыктагы бинага
алып бара.
- Чабыну бүлмәсендәге һәр урындыкның үз хуҗасы бар. Душ
кабинкаларында да шул ук хәл. Бу безнең бассейндагы кебек, бик уңайлы. Ул
кыска, шуннан артыгы кирәк тә түгел – иң мөһиме, тирәнлеге көйләнә торган. Бина
бит матчтан соң тәртипкә керү өчен, ял урыны түгел, - дип сөйли эскурсия
уздыручы, Венгер үз бүлмәсенә киткән вакытта. - “Юнайтед” базасында, мәсәлән,
бассейнга барып җитү өчен коридор буенча 50 м барырга кирәк, ә безнең базаның гомуми
озынлыгы нибары 100 м.
Тышкы яктан бинаны кыр каплый. Чишенү бүлмәсеннән туп-туры газонга
юл чыга. Барысы 11 газон. Газон орлыктан үстерелә, әлеге өлкәдә 20 белгеч эшли.
Төп команда өчен чирәмне бозмас өчен, “бары тик” дүрт кыр каралган. Атнасына
бер тапкыр команда күнекмә урынын үзгәртә.
- Без газонны ел саен үзгәртәбез, - диде горур гына сервисмен.
- Ел саен?! – дип сорады Метшин, чөнки әлеге фикер Мэрны бик
гаҗәпкә калдырды.
- Әйе, моның төп ике сәбәбе бар: беренчедән, пестицидлар
җирне боза, без кырны эшкәртәбез. Икенчедән, чирәм тамырлары дренажга кереп
үскәнлектән, кырның җылынуын боза, шулай итеп, газонны алыштыру - ул кирәкле
эш.
Калган барлык гамәлләр яшьләр составына юнәлдерелгән.
Кунаклар әйләнеп килгәндә Венгер инде шортадан иде. Тренер үзен өйдәгечә хис
итә һәм делегация вәкилләренә алдагы планнары турында сөйләде.
- Без хәзер тагын нәкъ шундый ук бина төзибез. Анда 16-21
яшьлек егетләрне күчерәчәкбез. Хәзерге вакытта барыбыз да бер бинада
шөгыльләнәбез, әлегә урыннар җитә, ләкин без урынны киңәйтәбез.
- Яшьләр һәм беренче команда арасындагы элемтә нишли? Алар
бит өлкән партнерларын күрә алмыйлар, - дип кызыксынды Метшин.
- Сезнең белән килешәм, төзелеш эшләре бездән 50 м читтә генә бара. Бары тик
икенче якка гына барырга кирәк. Безнең барлык уенчылар өчен дә бер ашханә булачак.
Күнекмә шартлары икенче состав өчен дә шул ук: алар шул ук
кагыйдәләргә буйсыналар. Яшьләрнең керү юлы аерым, ләкин барлык ишекләр дә
ачык, барысын да күреп була. Икенче катта урнашкан ашханә барысы өчен дә уртак.
Барысына да бер үк төрле ризык һәм мөнәсәбәт. Үзенчәлек шунда: яшьләр төрле
өстәлгә барып төп команда уенчысы белән сөйләшә ала, ләкин ул өстәлгә үзенең
ризыгы белән утыра алмый. Болар барысы да яшьләрнең уңышка ирешүендә психологик
чара.
- Сезне Казанда көтәбез, - дип тренерны Казанга кунакка
чакырды Мэр.
- Мөмкинлек чыгуга бик теләп киләчәкбез.
Алга таба маршрут буенча Мэр “Тоттенхэм”ның күнекмәләр
залына юл тотты. Ул башкалардан бик нык аерылып тора. Аның турында аерым язарга
кирәк.