(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Зилә Гәйфи). Социаль
учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында бу
елда Казанда 17 мәктәп, 4 балалар бакчасы һәм 5 яшүсмерләр клубы төзекләндерелгән.
Башкарылган эшләр турында бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында
Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин
сөйләде.
2012 елда Татарстан Президенты тәкъдиме белән гамәлгә
ашырыла башлаган социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасы
буенча, Казанда соңгы 4 елда гомуми бәясе 2,4 млрд. сумга 108 мәктәп
төзекләндерелгән, бу шәһәрдәге барлык гомуми белем бирү учреждениеләренең 81%-ы
дигән сүз. “Бу елда 19 бинадагы 17 мәктәп төзекләндерелде. Әлеге эшләр өчен 504
млн.сум күләмендә акча тотылды. Мәктәпләрдә 8 төр эш башкарылды: түбә, фасадлар
төзекләндерелде, тәрәзәләр, ишекләр, инженер һәм санитар челтәрләр алыштырылды,
керү төркемнәре рәтләнде, су үтмәсен өчен нигез ташлары ныгытылды. Моннан тыш,
2015 елда 28 мәктәп “Уңайлы мохит” программасына кертелде”, - дип сөйләде
Искәндәр Гыйниятуллин.
Озак еллардан соң капиталь төзекләндерү программасы беренче
тапкыр балалар бакчаларына да үтеп керде. Әлеге программага төзелгәненә 30 елдан
артык вакыт үткән бакчалар кертелә. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында 4
балалар бакчасы төзекләндерелгән. “Балалар бакчаларын төзекләндерү барышында 8
төрле эштән башка, ясле төркемнәренә җылы идәннәр эшләделәр, ял итеп йөрү
мәйданчыкларында балаларны кояштан саклый торган махсус түбәле ял урыннары төзелде.
Бу елда Казанның 665 яшь баласы Ленинград урамында урнашкан 407-нче номерлы,
Октябрь урамында урнашкан 122-нче номерлы, Гладилов урамында урнашкан 2-нче
номерлы, Карбышев урамында урнашкан 316-нчы номерлы төзекләндерелгән бакчага килде”,
- дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Бу елда Казанда, параллель рәвештә, биналарны мәктәпкәчә
белем бирү оешмалары итеп үзгәртү һәм балалар бакчасында өстәмә төркемнәр
булдыру (“Юл картасы”) эшләре башкарылган. “111 млн.сумга 6 объект, шулай ук 46
млн. сумга 26 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе капиталь төзекләндерелде.
Өстәмә рәвештә территорияләр төзекләндерелде, ял итеп йөри торган
мәйданчыкларга уен уйнау өчен җиһазлар урнаштырылды, шулай ук җиһазлар һәм
мебель, савыт-саба, урын-җир кирәк-яракларына кадәр кайтартылды. Казанда
балалар бакчаларында өстәмә 975 урын барлыкка килде”, - дип сөйләде Искәндәр
Гыйниятуллин.
Бу елда капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 2,5
мең кв.м мәйданда “Кояш нуры”, “Бокс”, “Эфебия”, “Электрон”, “Старт” дигән
яшүсмер клублары да төзекләндерелгән. Әлеге биналарны төзекләндерү өчен 40 млн.
сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, 2015 елга
кадәр әлеге клубларда косметик төзекләндерү эшләре генә башкарылган, “Электрон”
исә авария хәлендә булганга күрә, 2010 елда бөтенләй ябылган булган. Бу елда
әлеге биналарда түбә, санитар челтәрләр алыштырылган, душ бүлмәләре, керү
төркемнәре, биналар урнашкан территорияләр төзекләндерелгән.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, балалар өчен каралган социаль
учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасы – уңай демографик динамика
күзәтелә торган шәһәр өчен бик мөһим программа. “Бу елда мәктәпләрне
төзекләндерү буенча бик зур эш башкарылды. Республика ярдәменнән башка без
әлеге эшләрне үтәп чыга алмаган булыр идек. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга
ярдәм иткән төзүчеләребезгә, меценатларга, әти-әниләргә, чыгарылыш укучыларына,
депутатларга, мәктәп директорларына, эшмәкәрләребезгә һәм район башлыкларына рәхмәт
сүзләрен җиткерәм. Балалар бакчаларын һәм яшүсмер клубларын төзекләндерүгә
килгәндә, әлеге өлкәдә эш башланып кына килә. Әлегә саннар кечкенә, ләкин без
дәвам итәчәкбез. Без социаль учреждениеләрнең яшәү урыны буенча ни дәрәҗәдә
кирәк икәнен күрәбез”, - диде шәһәр башлыгы.