Казан Мэриясендә эшлекле дүшәмбеләр яңартылды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Розали Заманова). Казан
Башкарма комитетында атна саен уза торган эшлекле дүшәмбеләр яңартылды. Муниципаль
берәмлек органнары һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат
киңәшмәләре хәзер уңайлырак бинада узачак – ремонттан соң аппарат киңәшмәләре
өчен зал ачылды.
Муниципаль берәмлек органнары һәм Башкарма комитет
бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәләре уза торган бинага 10 елдан артык
ремонт үткәрелмәгән иде, шушы вакыт эчендә IT-технологияләр шактый алга китте. Ремонт
барышында залда яңа җиһазлар урнаштырылган. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, алар даими брифинг һәм киңәшмәләрне сыйфатлы итеп үткәрергә генә
түгел, халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештырырга да булышачак.
“Яңартылган залда без федераль үзәк, республикабыз
җитәкчелеге, хезмәттәшләребез белән халыкара колл-конференцияләр, виедоконференцияләр
уздыра алачакбыз, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Боларның барысы да шәһәр
халкы файдасына башкарыла торган бердәм эшебезне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрер,
дип ышанам”.