(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Казанда төзекләндерелгән
Боратынскийлар утары ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Айрат
Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар
катнашты.
Мәртәбәле кунаклар өчен утарның төр йорты буенча экскурсия
үткәрелде һәм төп экспонатлар күрсәтелде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.
Е.А.Боратынский музее - ТР Милли музее филиалы өлкән фәнни
хезмәткәре Елена Скворцова сөйләгәнчә, Боратынскийлар йорты дүрт ел элек
төзекләндерелә башлаган, әлеге дәвердә бик күп эш башкарылган.
Әйтергә кирәк, төп йортны реставрацияләгән вакытта 80%-тан
артык агач конструкцияләрне, колонналар һәм Боратынскийлар нәселенең гербы
сурәтләнгән уникаль лепниналарны, Ак бал залын саклап кала алганнар.
Музейның өлкән фәнни хезмәткәре сүзләренчә, эшләрне
башкарган вакытта Боратынскийларның ваннасы табылган. "Кечкенә бүлмәдәге
идәнне күтәргәч, торбалар - Казанның беренче суүткәргечләрен күрдек.
Ванна үзенчәлекле, ул идәндә урнашкан. Андый ваннаның тиңдәшен мин Санкт-Петербургтагы
Юсуповлар сараенда гына күрдем", - дип ассызыклады ул.
Боратынскийлар утары буенча киләчәккә планнар турында
сөйләгәндә, Елена Скворцова төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам иттереләчәк,
дип билгеләп үтте. "Хәзер бездә флигель һәм төп йорт бар. Әмма төп йортта
хезмәтчеләр өчен кечкенә генә янкорма булган. Без шунда үзебезнең фондларны
урнаштырырга теләр идек. Тагын кунаклар өчен флигель дә булган. Әлегә бездә бер
"канатлы" утар, ә теләсә нинди дворян утары ике "канатлы"
булырга тиеш", - диде фәнни хезмәткәр.
Боратынскийлар утарында мәдәни-агарту чаралары үткәрү
ниятләнә. Туристлар һәм Казан кунаклары бирегә экскурсиягә килә ала.