(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август, Альберт Мортазин). Бүген
“Чын йөрәктән” хәйрия акциясе кысаларында оештырылган хоккей матчы барышында сигез
миллион сум акча җыелды. Ике йолдызлы капитан - Алексей Морозов һәм Илья Ковальчук
– командалары уеннары Казанның Спорт сараенда булды. Чарада дөньякүләм хоккей “йолдызлары”
белән бергә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, ТР Президенты
вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнаштылар.
“Морозов-team” һәм “Ковальчук-team” командалары составына Данис
Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей Терещенко, Александр Степанов, Андрей
Первышин, Алексей Чупин, Алексей Бадюков, Фред Брэтуэйт, Виталий Прошкин,
Алексей Емелин, Александр Овечкин, Евгений Малкин, Александр Радулов кебек
танылган хоккейчылар кергән иде.
Аркадий Дворкович матчны ачканда барлык җыелган кешеләрне
сәламләде һәм һәр кешенең әлеге чарада катнашуы зур әһәмияткә ия булуын
ассызыклап үтте.
Ул Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга рәхмәт сүзләре
ирештерде, бүгенге матчны оештыруда гына түгел, башка әһәмиятле спорт чараларын
үткәрүдә дә аларның зур эш башкарганлыкларын билгеләп үтте. “Сезгә Универсиада,
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, матур шәһәрегез өчен рәхмәт!” –
дип белдерде А.Дворкович шәһәр һәм республика җитәкчелегенә.
Матч алдыннан узган сезоннан соң яңартылган “Ак Барс”
командасының масштаблы презентациясе булды. Уен тәмамланганнан соң, тамашачылар
тагы бер вакыйганың шаһите була алдылар – матч көнендә җыелган акчаларны Казан
һәм Саратовның ике балалар йортына тапшырдылар. Балалар йортларының вәкилләренә 8 миллион сумлык чекны Рөстәм
Миңнеханов һәм Аркадий Дворкович тапшырды.