(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Альберт Мортазин). Бүген
“Казан-Арена”да берничә дисциплина буенча йөзү ярышлары төгәлләнде – 4 комплект
медаль уйнатылды. Баттерфляй стилендә 50 метр дистанциядә финалга чыккан йөзүче
ир-атларга Казан Мэры Илсур Метшин медальләр тапшырды.
Финал йөзүләрендә француз спортчысы Флоран Манаду алтын
медальгә ия булды, ул 22.97 секундлы нәтиҗә белән финишка килеп җитте. Көмеш
медаль Бразилиядән Николас Сантоска эләкте, бронзаны исә Венгрия спортчысы Ласло
Чех һәм Польша спортчысы Конрад Чернак бүлештеләр.
Ир-атлар арасында брасс стилендә 100 метрлы дистанцияле
йөзүдә Бөекбритания йөзүчесе Адам Питии беренче булып килде, көмеш медальне Көньяк
Африка Республикасыннан спортчы алды, ә бронзаны – тагы бер британияле спортчы Росс
Мердок.
Хатын-кызлар арысндагы ярышлар җанатарларны яңа дөньякүләм
рекордлар белән сөендерде. Финал ярышлар вакытында 200 метрлы дистанциядә
комплекслы йөзү белән Венгрия спортчысы Катинка Хошсу яңа дөньякүләм рекорд
куйды, ул 2:06.12 нәтиҗәсе белән финишка килеп җитте. Фина йөзүендә
хатын-кызлар арасында көмеш медальне японияле спортчы Канако Ватанабе алды,
бронза Британия спортчысы Шивон-Мари О'Коннорга эләкте.
Моннан кала, хатын-кызлар арасында баттерфляй стилендә 100
метрга финал йөзүләрдә Сара Шестрем рекорд куйды, ул дистанцияне 55.64 секунд
нәтиҗәсе белән тәмамлады.
Исегезгә төшерәбеә, 24-нче июльдән 9-нчы августка кадәр
Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уза. Уеннарда дөньяның
190 иленнән 2400 спортчы катнаша. Казанда уза торган ярышларда спортның алты
төрендә 75 комплект медаль уйнатылачак.