(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Әдилә Галиева). Медицина
учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары чемпионатка тулысынча әзер.
Татарстан башкаласы хастаханәләренең һәм поликлиникаларының тәҗрибәсе һәм
җиһазландырылышы югары дөньякүләм таләпләргә туры килә. Бу хакта бүген Казан
Мэры Илсур Метшин 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре буенча шәһәр
штабы утырышы барышында җиткерде.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын медицина
ягыннан тәэмин итү турында штабта ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов сөйләп үтте. Аның сүзләренә
караганда, чемпионатта эшләр өчен 600 медицина хезмәткәре һәм 23 ашыгыч
медицина ярдәме бригадалары берәмлекләре җәлеп ителгән. Моннан кала,
объектларда медицина хезмәте белән тәэмин итү каралган: ярдәмне 15 мобиль
медицина бригадасы күрсәтәчәк. Спортчылар һәм тамашачылар өчен 26 медицина
бригадасы эшләячәк.
Стационар медицина ярдәме алдынгы 6 медицина оешмасында
күрсәтеләчәк: “Республика клиника хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлекне
саклау учреждениесе, “7-нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсе” дәүләт автоном
сәламәтлекне саклау учреждениесе, “Балалар республика клиника хастаханәсе”
дәүләт автоном сәламәтлекне саклау учреждениесе, “Төбәкара клиника-диагностика
үзәге” дәүләт автоном сәламәтлекне саклау учреждениесе, “Республика клиника йогышлы
авырулар хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлекне саклау учреждениесе,
“Республика клиника офтальмология хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлекне
саклау учреждениесе. Төп йөкләнеш 7-нче номерлы хастаханәгә туры киләчәк.
Чемпионатка “медицина” юнәлеше буенча 167 волонтер җәлеп
ителә, шул исәптән допинг-тикшерү үткәрү өчен 54 кеше.
Илсур Метшин медицина блогына уңышлы эш теләде һәм
чемпионат барышында кунаклар өчен дә, катнашучылар өчен дә сәламәтлекләре белән
бәйле булган күңелсезлекләр булмас дигән өметен белдерде. “Безнең медицина учреждениеләрнең тәҗрибәсе
һәм җиһазландырылышы иң югары таләпләргә җавап бирә”, - дип ассызыклады
Мэр һәм медицина блогы чемпионатка тулысынча әзер диде.