(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Әдилә Галиева). Татарстан
башкаласының кунакханә эшмәкәрлеге соңгы елларда үсеш кичерә, бүгенге көндә
отельерлар Идел буенда гына лидер булып тормый, төбәктән читтәгеләр өчен дә
үрнәк күрсәтә. Хәзерге вакытта Казанда 156 кунакханә һәм хостел бар, алар
чемпионатны югары дәрәҗәдә каршы алырга тулысынча әзерләр. Бүген бу хакта Казан
Мэры Илсур Метшин 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына
әзерлек мәсьәләләре буенча шәһәр штабы утырышында билгеләп үтте.
Кунакханә инфраструктурасының чемпионатка әзерлеге һәм
клиент төркемнәренең штабта урнашуы турында Казанның Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова сөйләде. Аның сүзләренә караганда,
чемпионат кунаклары 29 кунакханәдә һәм Спортчылар авылында урнашачаклар.
Е.Лодвигова билгеләп үткәнчә, урнашу пунктлары янындагы территорияләрне
төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарылган. Моннан кала, чемпионат
кунакларына хезмәт күрсәтү өчен кичәге көннән башлап 88002222116 федераль
номерлы колл-үзәк эшли, ә туристлар өчен комлпекслы туристик пакетлар
эшләнелгән.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, чемпионатка әзерлек
башланганда күпчелек сораулар кунакханә территорияләрен һәм отельләрне
төзекләндерү сыйфатына кагылган булган.
Шәһәр җитәкчесе кунакханә эшмәкәрлеге өлкәсенең шактый
камилләшүен дә билгеләп үтте. “Безнең отельерлар зур үсеш кичерде! Алар Идел
буенда гына лидер булып тормый, ә төбәктән читтәгеләргә дә үрнәк күрсәтә. Без 5
ел эчендә кунакханә фонды буенча 2 тапкырга үстек, 88 хостелга һәм кунакханәгә
арттык! Моның хакта хыяллана да алмый идек! Бүгенге көндә Казанда югары хезмәт
күрсәтү дәрәҗәсендәге 156 кунакханә һәм хостел эшли, алар әлеге чараны тиешле
дәрәҗәдә каршы алырга әзерләр”, - дип югары бәяләде әлеге өлкәне И.Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, чемпионат кунаклары өчен туклануны
оештыру шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чемпионат барышында
туклануны оештыру мәсьәләләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш
мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, сервис һәм туклану катгый
рәвештә ФИНА тарафыннан расланган концепция нигезендә оештырылган. Чемпионат кунаклары
өчен “швед өстәле” принцибы буенча 3 тапкыр туклану каралган.
“Урнашу, туклану, куркынычсызлык һәм транспорт – теләсә
нинди чараның уңышы булып торырлык 4 иң мөһим мәьсәлә. Вак мәсьәләләр була
алмый, болар – чемпионатның мөһим юнәлешләре”, - дип билгеләп үтте И.Метшин һәм
чемпионат кунаклары өчен туклануны оештыру буенча барлык сорауларны да
җентекләп карап бетерергә кушты.