(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Альберт Мортазин). Татарстан
башкаласы халкы һәм кунаклары 2015 елгы дөнья чемпионаты тантанасын “Казан-Арена”
стадионының медиа фасадындагы туры эфирдан карый алачак. Дөнья чемпионатының
төп объектларын – “Казан-Арена” стадионын һәм Су полосы өчен аренаның әзерлеген
тикшергән вакытта Казан Мэры Илсур Метшин уникаль тамашаны Европаның иң зур
экраны аша карарга чакырды.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь
Сивов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган
оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров, аның урынбасары Михаил Зотов, “Казан-Арена”
стадионы директоры Радик Миннәхмәтов һәм башкалар озата йөрде.
Спорт объектларын караган вакытта шәһәр җитәкчесе Спортның су төрләре сарае
янында урнашкан су полосы өчен вакытлыча куелган конструкцияне карады. Илсур
Метшин спорт зонасын бәяләде, аеруча да бүгенге көндә монтаж эшләре тәмамланып
килә торган трибуналарга игътибар юнәлтте. Казан Мэры сүзләренә караганда,
тамашачылар бу зонада мавыктыргыч ярышлар белән генә түгел, матур панорама
белән дә хозурлана алачаклар – трибуналардан Казансу яр буе күренешен карап
була. “Бу мәйданда казанлыларны һәм шәһәр кунакларын күз явын алырлык тамашалар
көтә. 2015 елгы дөнья чемпионатында шаккатмаслык чаралар булмый да диярлек – аларның
барасы да тамашачының күңелен яулап алырлык”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин “Казан-Арена” стадионының әзерлеге белән танышты – стадионның спортчылар
өчен билгеләнгән эчке биналарын карады, бассейнлы спорт зонасында булды,
спортчыларны бүләкләү һәм тамаша зонасы белән танышты. Шәһәр башлыгы бассейнның
ярышлар башлануга әзерлеге белән дә кызыксынды. Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә,
ике объект та чемпионат башлануга тулысынча әзер диярлек.
Шәһәр башлыгы ФИНА паркының булачак мәйданын карады һәм булачак
паркның проекты белән танышты. Михаил Зотов хәбәр иткәнчә, 24-нче июльдән алып
16-нчы августка кадәр ФИНА паркында бай эчтәлекле мәдәни һәм күңел ачу
программасы тәкъдим ителәчәк. Паркның гомуми мәйданы – 5 га, бирегә 20 меңгә
кадәр кеше сыя.
Михаил Зотов “Казан-Арена” стадионы медиафасадында
Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу
тантаналары турыдан-туры трансляцияләнәчәклеген билгеләп үтте. Исегезгә
төшерәбез, тантаналар үзләре “Татнефть-Арена” стадионында узачак.