(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август). Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көннәрен бүген Казан
ипподромында билгеләп үттеләр. 16 старт җиңүчеләре билгеле булды, казанлылар
аларны салют белән котлады.
Бәйрәм ат
чабышлары “Казан” ат спорты комплексында ел саен уздырыла. Чара башланыр
алдыннан мәйданчыкка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов һ.б. килделәр. Алар Республика көненә багышланган күргәзмә-ярминкәдә
тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукцияләре белән таныштылар.
30 (448) номерлы
чабыш көне Казан ипподромы бүләгенә чабыштан башланды. Бүләкне 3 номеры астында
чыгыш ясаган Год Дрим кушаматлы ат алды. Татарстан нефтенең 75 еллыгына
багышланган икенче чабышта 8 номерлы Мәхәббәт ТН кушаматлы бия җиңде.
Дуслык бүләгенә
чабышта финишка беренче булып 3 номерлы Портос Амок кушаматлы айгыр килде. “Казан”
халыкара ат спорты комплексы бүләгенә чабышында – 6 номерлы Золотая Майя биясе,
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә чабышта – 3 номерлы Завиток
кушаматлы айгыр.
ТР Ат үрчетүчелек
һәм ат спорты федерациясе бүләген 8 номерлы Некст Чаптер айгыры алды, ТР
Президенты бүләге 2 номерлы Князь Юсупов айгырына бирелде. “Татнефть” ААҖ
Кубогын 6 номерлы Сара кушаматлы бия алды. “Татарстан алтын таҗы” бүләгенә
чабышта 2 номерлы Дольче Габана Аш кушаматлы бия җиңде. Казан Мэриясе бүләгенә
чабышта 5 номерлы Хард Тэп кушаматлы айгыр җиңү яулады, Татарстан Республикасы
кубогына чабышта – 5 номерлы Миссис кушаматлы бия, “Татспиртпром” АҖ кубогына
чабышта – 6 номерлы Чемпион айгыры, Майлерлар (Гранита II) кубогына чабышта – 4
номерлы Гладиатор Максимус айгыры, “Аргамак” бүләгенә чабышта – 2 номерлы Силвер
Страйк кушаматлы айгыр.
Программага шулай
ук ике чабыш керде: Wathba Stallions Cup һәм Sheikh Zayed Bin Sultan Al Nahyan
Cup. Беренчесендә 5 номер астында чапкан Василевс кушаматлы айгыр җиңде,
икенчесендә – 5 номерлы Арабская Королева кушаматлы бия, дип хәбәр иттеләр “Казан”
ат спорты комплексында.