(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласында
яшәүчеләрне Халыкара музыка көне белән котлады.
Кадерле
казанлылар!
Сезне
Халыкара музыка көне белән чын күңелдән котлыйм!
Казан үзенең
меңьеллык тарихында искиткеч шәһәргә әверелде, дөньякүләм музыкаль хәзинәгә зур
өлеш керткән иң зур мәдәни үзәкләрнең берсе булды.
Татарстан
башкаласында үз исемнәрен музыка тарихына керткән күренекле шәхесләр иҗат
иткән: бөек җырчы Федор Шаляпин, композиторлар Милий Балакирев, София
Гобәйдулина, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, джаз музыканты Олег Лундстрем.
Бүгенге
көндә Казанның «Ля
Примавера» камера оркестры, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге
оркестры, «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры һ.б. музыкаль коллективлары үзләренең иҗаты белән хезмәттәшләре
һәм сәнгатьне бәяләүчеләр тарафыннан профессиональ танылу яуладылар. Алар бөтен
дөнья буйлап актив рәвештә гастрольләрдә йөриләр, үз тамашачыларын искиткеч
башкару осталыгы, бай репертуар белән сөендерәләр һәм күренекле коллективлар
маркасын югары тоталар, халыкара музыкаль берләшмәдә лаеклы урын алып торалар.
Казан
башкала халкын һәм кунакларын музыкаль вакыйгаларның төрлелеге белән
гаҗәпләндерүдән туктамый, теләсә нинди зәвыкны канәгатьләндерә алырлык
чараларның киң палитрасын тәкъдим итә. Иң әһәмиятлеләре арасында «Ак сирень»
һәм L’arte del arco халыкара классик музыка фестивальләре, Федор Шаляпин
исемендәге һәм «Казан көзе» опера фестивальләре, Рудольф Нуриев исемендәге
балет сәнгате фестивале, «Сотворение» мультижанр фестивале бар.
Казанның бай
музыкаль тарихы һәм заманча мәдәни үсеше аңа «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның
Креатив шәһәрләр челтәре әгъзасы булырга мөмкинлек бирә.
Татарстан
башкаласы бүгенге көндә бөтен дөньяга матур шәһәребезнең халкы һәм кунаклары
файдасына иң якты музыкаль инициативаларны тормышка ашыру өчен ачык!