(Казан шәһәре KZN.RU,
30-нчы май). Бүген Казанда “Ак Барс” командасын бүләкләү буенча массалы чаралар
үтә. Чараларга Башкарма комитет бинасында старт бирелде, бирегә “сәфәр белән”
Гагарин кубогы килде. Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитетның структур
бүлекчәләре җитәкчеләре һәм районнар башлыклары легендар трофейны каршы алдылар
һәм истәлеккә фотога төштеләр. Чарада шулай ук “Ак барс” ХК президенты Рәфик
Якубов катнашты. 1 Май мәйданында чемпион парады старт ала, анда хоккейчылар
катнашачак – алар җанатарларын, шәһәрлеләрне һәм кунакларны сәламләп, аларга
рәхмәт белдерәчәк.
Гагарин кубогына
команда исемен, җитәкчеләрнең һәм хоккейчыларның 50 исемен уеп язганнар. “Ак
барс” хоккей клубы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, кубокны экспозицияләү
буенча бай программа әзерләнгән, трофейны шулай ук Татарстан Республикасы
буйлап зур тур көтә. Регламент буенча, һәр уенчы кубокны берничә көнгә өенә
алып кайта ала һәм хоккейчылар бу мөмкинлектән актив файдалана. Моннан кала,
быел кубок Сабантуйда, төрле балалар мәгариф учреждениеләрендә булачак.
Башкарма
комитеттан Гагарин кубогы Казан Кремленә юл тотачак. Биредә команда Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашу азагында хоккейчылар һәм
тренерлар Кремль территориясе буенча 1 Май мәйданына кадәр атлап узачак. Моннан
чемпион парады старт ала. Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк хоккейчыларга ил чемпионнары
алтын медальләре тапшырачак.
Искәртергә кирәк,
22 апрельдә Казанның “Ак Барс” командасы Гагарин кубогын отты. Команда дөнья
спорт тарихында беренче тапкыр Иске дөньяның иң төп хоккей трофеена өч тапкыр ия
булды, шул ук вакытта ул биш катлы Россия чемпионы булды.