Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концертында булдылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август). Бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта
Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм
концерты узды. Танылган музыкантлардан тыш шәһәрлеләрне сәхнәдән Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котладылар.
Сәхнәдән ТР
Президенты кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Бәхет, уңышлар
һәм республикабызның чәчәк атуын телим!", - диде Р.Миңнеханов.
Искәртергә кирәк,
бүген Казанның төрле мәйданчыкларында бәйрәм чаралары узды. "Казан"
гаилә үзәге янында 18.00 сәгатьтә концерт башланды, анда татар һәм Россия
эстардасы йолдызлары чыгыш ясады. Бәйрәм салют белән тәмамланды.