Илсур Метшин «Мостай» документаль фильмының премьерасында булды
Денис Гордийко
Казан Мэры Илсур Метшин М.Җәлил исемендәге опера һәм
балет театрында «Мостай» документаль фильмының премьера тамашасында булып
кайтты.
Кинокартина Башкортстанның халык шагыйре Мостай
Кәримнең тууына 103 ел булуга багышланган. Анда геройның биографиясе күрсәтелә,
ул тарихи вакыйгалар, хатирәләр һәм очрашулар объективы аша ачыла. Фильмда
шигырьләр, проза һәм көндәлекләрдән өзекләр, шулай ук язучы белән таныш булган
сәясәтчеләр һәм мәдәният эшлеклеләренең истәлекләре яңгырый.
Чарада режиссер һәм картинаның продюсеры Сәйдә
Медведева да катнашты.