Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин 70 нче мәктәп территориясендә узган хоккей буенча ишегалды
командалары уенында булып кайтты. 2008-2009 елларда туган спортчылар арасында оештырылган
Киров һәм Мәскәү районнарының иң көчле командалары Кубогы финалында «Бөркет» и
«Энергетик» очрашты.
Уен оештырылган хоккей
тартмасын «Ак Барс» хоккей клубы ремонтлады – бортларны, саклагыч челтәрләрне
яңарттылар, бизәү эшләрен башкардылар.
«Татарстан хоккеен
яратучы кеше буларак, мин әлеге искиткеч уенның республикада чәчәк атуына
шатмын», – диде И.Метшин. Ул Татарстан Президентына, ТР Хоккей федерациясе
президенты Наил Магановка, «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелегенә әлеге спорт
төренә игътибар күрсәтүләре, шулай ук балалар хоккеена ярдәм итүләре өчен
рәхмәт белдерде.
5:2 исәбе белән «Бөркет»
командасы җиңү яулый. Н.Маганов һәм И.Метшин команда капитаннарына спорт
инвентаре һәм экипировка сатып алу өчен 500 мең сумнан сертификатлар
тапшырдылар.
Турнирның шәһәр
финалында алтын медальләр өчен район этабы уеннарында җиңгән 24 ишегалды
командасы көрәшәчәк. «Спорт» дивизионында шәһәр этабы уеннары тәмамланды инде,
хәзер егетләр республика дәрәҗәсендә ярыша. Җиңүчеләр Казан һәм Татарстан
исеменнән май аенда республика башкаласында узачак «Алтын алка» суперфиналында
чыгыш ясаячак. Турнирның йомгаклау этабы бөтен Россиядән һәр яшь категориясендә
иң яхшы дүрт команданы берләштерәчәк.
Исегезгә төшерәбез,
2022 елда Казанның «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын алка» бөтенроссия
турнирының көмеш призеры булды. Яшь хоккейчыларны призлы урын белән Казан Мэры
Илсур Метшин котлады – ул спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырды.