Казан Мэры митрополит Феофанны 71 яшьлек туган көне белән котлады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче май, Екатерина Виславская). Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты
Феофанга 71 яшь тула. Казан Мэры Илсур Метшин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин владыканы туган көне белән котладылар.
Иван Ашурков, бу
киләчәк владыканың чын исеме, 1947 елның 21 маенда Курск өлкәсенең Дмитриев
шәһәрендә туа. Мәскәү руханилар семинариясен һәм Мәскәү руханилар академиясен тәмамлый.
1973 елның 19 декабрендә Троице-Сергиев лаврасы архимандриты Иероним (Зиновьев)
тарафыннан монахлыкка билгеләнә. Төрле вакытларда Рус руханилар миссиясе
составында Иерусалимда, Троице-Сергиев лаврасында, Үзәк һәм Көньяк Америка экзархатында,
Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре бүлегендә, Магадан һәм Синегорск
кафедрасында, Чиләбе митрополиясендә, Ставрополь һәм Владикавказ кафедрасында
һәм дөньяның башка почмакларында хезмәт итә. Татарстан митрополиясенең башлыгы
итеп Изге Синод карары белән 2015 елның 13 июлендә билгеләнә.
Митрополит Феофан
кунакларны К.Маркс ур., 9 адресы буенча урнашкан кабул итү бүлмәсендә каршы
алды. Шәһәр башлыгы Татарстан митрополиясе башлыгына епископ юл таягы тапшырды
һәм аңа озын гомер теләде. Әлеге истәлекле бүләк архиерейның рухи хакимияте символы
булып тора.