Илсур Метшин Гекдениз Карадениз белән очрашты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы май). “Рубин” футбол клубының экс-һөҗүмчесе Гекдениз Карадениз
белән Казан Мэры Илсур Метшин очрашты. “Рәхмәт, Илсур Рәисович Метшин!”, - дип
язган футболчы үзенең Instagram социаль челтәрендәге битендә бастырган шәһәр
башлыгы белән уртак фотосурәт астына.
Фотода Гекдениз
Карадениз Казан Мэры бүләк иткән “Казан” миниатюрасын тоткан. Футболчы шәһәр
башлыгына үзенең “Рубинда” уйнаган 61 номерлы футболкасын бүләк итте. Сүз уңаеннан,
әлеге номер Казан футбол клубы әйләнешеннән чыгарылган, ә “Рубин” белән “Уфа”
командалары арасындагы уен көнендә 61 номерлы футболка “Казан Арена” гөмбәзе
астына күтәрелде.
Илсур Метшин
белән Гекдениз Карадениз очрашуы уеннан соң Ратушада үтте. Әлеге матчта команда
һәм җанатарлар үзенең футболчы карьерасын төгәлләгән Гекдениз Карадениз белән
саубуллаштылар.
Төркия футболчысы
Казан клубында 2008 елдан чыгыш ясады һәм аның составында 300 уен уйнады.