(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Бүген Казанның “Рубин”
һәм Англиянең “Ливерпуль” командалары арасында Европа Лигасының дүртенче тур
матчы үтте. “Казан Арена” стадионы әлеге уенны карарга дип килгән тамашачылар
белән тулган иде диярлек. Кертелгән голдан соң казанлылар һөҗүмгә күчсәләр дә,
уенда инглиз спортчылары җиңүгә иреште. Уен барышын “Рубин” футбол клубы
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин күзәтте.
11 айдан соң “Рубин”, әле җәй айларында спортның су төрләре
буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән “Казан
Арена”га әйләнеп кайтты. Стадионга янәдән футбол сөючеләр җыелды. “Рубин” – “Ливерпуль” матчы 45 меңлек аренада беренче халыкара матч буларак
үтте. 2018 елда биредә футбол буенча Дөнья чемпионаты үтәчәк. Яңгыр яуга һәм
салкын һава торышына карамастан, трибуналар халык белән тулган иде диярлек.
Оештыручылар исә тамашачыларга күңелле булсын өчен барысын да әзерләгәннәр: уен
башланырга ике сәгать кала биредә бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим
ителде.
Үз чиратында фанатлар да әзерлек эшләреннән читтә калмаган –
матч башланыр алдыннан кырда кулдан эшләнгән 40-ка 60 метрлы бик зур баннерны
җәйделәр. Анда уенның “Көрәшкә әзер”
дигән шигаре астында уенчылар сурәтләнгән иде. Моңа параллель рәвештә
җанатарлар катнашында үзәк трибуналарда Татарстан әләме җирлегендә “Рубин”
дигән ерактан күренеп тора торган зур язу барлыкка килде.
Матч алдыннан стадионда Шаляпинның “Эх, ухнем” дигән җырының
стильләштерелгән версиясе яңгырады, трибунадагы тамашачылар исә кушымтасын
җырладылар. Билгеле булганча, инглиз
җанатарлары һәр матч алдыннан үз командаларына уңыш теләп, “You'll never walk
alone” җырын башкаралар. Бүген Казан фанатлары үзләрен сынатмадылар,
инглизләргә тиешле вокал җавабын кайтардылар.
Ләкин, туган шәһәрләре ничек кенә ярдәм итәргә әзер булсада
да, уенның беренче яртысында, беренче минутларда ук “Рубин” көндәшләре
инициативаны үз кулларына алдылар. “Ливерпуль” уенчылары, “Энфилд”та югалткан
очколарын исләренә төшереп, эшне озакка сузмый, “Рубин”га һөҗүм итә башладылар,
күпме генә тырышсалар да алар уенның беренче яртысында гол кертә алмадылар.
Ләкин мондый уен барышында өстенлек инглизләр ягында икәне сизелеп тора иде.
Икенче тайм башлангач та Джоржон Айб
“Рубин” капкасына бер туп кертүгә иреште.
Нәтиҗәдә, уенда 0:1 исәбе белән “Рубин” “Ливерпуль”гә оттырды.
Уенның беренче яртысында иң истә калган мизгел Сергей
Рыжиков белән бәйле: ул капканы Кристиан Бентеке типкән туптан саклап калды,
дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы матбугат хезмәте.