(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Россия Чемпионатының 15-нче
тур матчында “Рубин” Самараның “Крылья Советов” командасын 2:0 исәбе белән җиңде.
Әлеге мөһим җиңү – Гекдениз Карадениз керткән туплар нәтиҗәсендә. Ул уенның һәр
таймында көндәшләр капкасына 1-шәр тапкыр 2 туп кертте.
Матч башында уен бик югары темплар белән аерылып тормады,
командалар бер-берсен күзәттеләр дияргә була. Туп “Рубин” кулында иде. Ләкин
беренче куркыныч мизгелне кунаклар китереп чыгарды. Алар әздән генә капкага туп
кертми калдылар.
Акрынлап безнең команда инициативаны үз кулына алды.
38-нче минутта рубинчылар һөҗүмгә күчеп, бик матур гол
керттеләр. Олег Кузьмин уң яктан ерактагы почмакка штраф тубын типкән арада,
Гекдениз Карадениз тиз генә уйлап, тупны бик төгәл рәвештә көндәшләр капкасына кертте.
Әлеге гол бу турда иң яхшы кертелгән туп дигән исемгә дәгъваланачак, дип хәбәр
итә “Рубин” футбол клубы матбугат хезмәте.
Икенче таймда командалар хәрәкәтләрен тизләтте. Ләкин Максим
Канунников һәм Гекдениз Карадениз типкән туплар капкага керми калды. Самарадан
килгән кунаклар каршы һөҗүмгә күчте. Уенның йомгаклау этабында 62-нче минутта
көндәшләр командасының спортчысы Француз Йоан Молло типкән туп капкадан биегрәк
очты.
Матчның йомгаклау этабында уен дәрте сүрелде. Бу атнада
“Ливерпуль” белән үткән авыр ярыштан соң безнең уенчыларны мондый хәл
канәгатьләндерә иде. Матч ахырында кыр хуҗалары уенга “калын нокта” куйдылар. Карадениз
керткән икенче туп “Рубин”га бик кирәкле җиңү алып килде.