“Рубин” 2:1 исәбе белән “Анжи” командасын җиңде
"Рубин" ФК матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Россия Чемпионаты РОСГОССТРАХ
турының 14-нче матчында “Рубин” 2:1 исәбе белән “Анжи” командасын җиңде.
Махачкалылар капкасына беренче таймның уртасында Марко Девич ике туп кертте.
Беренче минутларда ук “Рубин” командасының, ягъни безнең
командадагы футболчыларның осталык дәрәҗәләре кунакларныкы белән чагыштырганда
өстен икәне сизелеп тора иде.
Беренче таймда Девич “Рубин” составында беренче тапкыр ике
туп кертә.
Икенче тайм хуҗалар һөҗүме белән башланып китә. Һәм 65-нче
минутта махачкалылар “Рубин” капкасына бер туп кертәләр. Керткән туптан соң
спортчылар тагын да яхшырак уйный башлаган кебек тоелса да, безнең егетләр
хисап буенча бик төгәл эш итеп, көндәшләренә икенче туп кертергә ирек бирмиләр.
2:1 – Каспийскта иң әһәмиятле җиңүләрнең берсе. Соңгы тапкыр
“Рубин” командасы “Анжи” командасын аларда кунакта биш ел элек – 2010 елның
сентябрь аенда җиңгән иде, дип хәбәр итә “Рубин” ФК матбугат хезмәте.