(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). “Урал-Идел буе
зонасында профессиональ футбол лигасының беренче футбол сезоны ачылды һәм уен “Казан-Арена”
стадионында “Нефтехимик” (Түбән Кама) һәм “Волга-Олимпиец” (Түбән Новгород)
командалары арасында үтте. Ярыш стадионның яңартылган газонында барды һәм Түбән
Камалылар ярышта 1:0 исәбе белән оттылар. Уен барышын “Рубин” футбол клубы
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин күзәтте.
Әлеге матч 5-нче ноябрь көнне Татарстан башкаласында
Казанның “Рубин”ы белән Британиянең “Ливерпуль” командалары арасында үтәчәк уен
алдыннан сынау чарасы буларак оештырылды.
УЕФА белгечләре бүген кырның сыйфатын, стадион инфраструктурасын,
видеотрансляцияне алып бару, тамашачыларның иминлеген саклау мөмкинлекләрен һәм
башка очракларны бәяли алдылар. Регламент нигезендә, матч үткәрү алдыннан стадион
УЕФА комиссиясе тарафыннан аккредитацияләнергә тиеш. Моның өчен аренада 15
меңнән артык тамашачы булган рәсми уен үтәргә тиеш.
Матчны берничә мең тамашачы белән бергә “Рубин” футбол клубы
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин күзәтте. Командаларына рухи көч биреп
торырга дип Түбән Кама һәм Түбән Новгород җанатарлары да килгән иде. Алар
барысы да “Казан-Арена” стадионының билетлар кассасында бушлай билет алдылар
һәм билеты булган һәр тамашачыга матч үткән көнне барлык төр җәмәгать
транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирелде.
Беренче футбол матчы үткән хөрмәткә “Казан-Арена” стадионында
җанатарлар өчен бүләк лотереясы оештырылды. Уен барышында клуб атрибутикалары, “Рубин”
– “Ливерпуль” командалары арасында үтәчәк матчка билетлар, көнкүреш техникасы
һәм төп бүләк – автомобиль уйнатылды. Бүләкләрне “Рубин” капитаны Олег Кузьмин,
вратарь Сергей Рыжиков һәм ярымсакчы Гекдениз Карадениз тапшырды.