“Рубин” һәм “Бордо” командалары арасында узган матчта җиңүче булмады
"Рубин" ФК матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). УЕФА Европа лигасы
төркем этабының 2-нче тур матчында “Рубин” һәм “Бордо” спортчылары “Үзәк”
стадионга җыелган җанатарларны кертелгән голлар белән сөендерә алмадылар, дип
хәбәр итә “Рубин” клубының матбугат хезмәте. Нәтиҗәдә уен 0:0 исәбе белән
тәмамланды.
“Рубин” командасының тренер штабы составка үзгәрешләр кертте.
Шулай итеп, Карлос Эдуардо флангка күчерелде, һөҗүм итүче буларак аның урынына Марко
Девич уйнады, Благой Георгиев урынына уенга беренче минутлардан ук Сергей
Кисляк чыкты. “Бордо” спортчылары Казанда үткән уенга берничә лидердан башка
гына – Вахби Хазри, Ярослав Плашил, Милан Гайич – чыктылар. Әлеге уенчылар запаста
калдырылды.
Нәтиҗә - 0:0. “Рубин” Европа лигасындагы әлеге ярышның
төркем этабында беренче очко җыеп, алдагы турда “Энфилд”ка “Ливерпуль”га
кунакка китәчәк.