“Рубин” Грозныйның “Терек” командасына оттырды
"Рубин" ФК матбугат хезмәте фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Казанның
"Рубин" командасы бүгенге матчта 1:2 исәбе белән Грозныйның “Терек”
командасына оттырды. Россия футбол премьер-лигасының 11-нче туры матчы
кысаларында барган уен Чечня башкаласында “Ахмат-Арена” стадионында үтте.
Хуҗалар составыннан Заур Садаев (18-нче һәм 23-нче минутлар),
Казан командасыннан Магомед Оздоев гол кертте (51), дип хәбәр итә “ТАСС”.
Уен нәтиҗәләре буенча “Терек” командасы 16 очко җыеп, турнир
таблицасында җиденче урынга күтәрелгән. “Рубин” - Россия чемпионатында 13-нче
урында, дип хәбәр итә “Спорт-экспресс”.