Казанның “Рубин”ы һәм Мәскәүнең “Динамо”сы арасындагы матч җиңүчене билгели алмады
Фәрит Моратов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Казанның “Рубин”ы Россия
башкаласының “Динамо” командасы белән Россия чемпионатының тугызынчы туры
матчында бер якның да отмавы нәтиҗәсенә уйнады. Бүген Мәскәү өлкәсенең “Арена
Химки”сында узган очрашу 0:0 исәбе белән төгәлләнде. ТР башкаласы өчен
трибуналарда клубның президенты, Казан Мэры Илсур Метшин җан атып утырды.
Ике команда да күптән түгел булган җиңелүләреннән соң яхшы
исемнәрен кире кайтарырга әзерләр иде: казанлылар Европа лигасы матчында дүрт
көн элек Швейцариянең “Сьон”ына җиңелгән булса, мәскәүлеләр Россия
чемпионатының узган турында барлык күрсәткечләр буенча да Краснодарда
җиңелделәр.
Уен барышында теге команда да, бу команда да гол кертә
алмады. Химки шәһәрендә узган матч тугызынчы турдагы бердәнбер голсыз, шул ук
вакытта бик тә нәтиҗәле матч булды.