Илсур Метшин гаиләсе белән XXXIII Шаляпин фестиваленең гала концертында булып кайтты
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Бу атнада Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIII халыкара опера фестиваленең гала-концерты булачак, бу
елгы форум программасына 11 опера керде, биредә дөньяның 10 иленнән җырчылар
һәм дирижерлар катнашты. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театрында узган йомгаклау концертларының берсендә гаиләсе белән Казан Мэры
Илсур Метшин да булды.
Бу елда Казан операсының 140 еллыгы билгесе астында үтә торган опера форумы
үзенең “тавышлар фестивале” концепциясен саклады – барлык спектакльләрдә дә төп
партияләрне Россия, Европа һәм АКШ илләреннән чакырылган солистлар башкарды.
Тәҗрибәле Казан тамашачысы Алексей Тихомиров, Василий Ладюк, Оксана Шилова,
Рональд Самм, Агунда Кулаева, Сергей Скороходов, Ахмед Агади, Георгий Ониани,
Дениз Йетим кебек дөньяның иң танылган солистларының тавышларын бер кичтә ишетә
алдылар. Фестиваль кысаларында Даниил Крамер кебек танылган пианист та
катнашты.