Илсур Метшин гаиләсе белән Сергей Безруков сәхнәләштерүендәге спектакльдә булды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Кичә Казанда «Нашла коса на
камень» спектакле белән Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна
театрының гастрольләре башланып китте. Г.Камал театры сәхнәсендә куелган
спектакльне Казан Мэры Илсур Метшин карады. Шәһәр башлыгы театрга гаиләсе белән
килгән иде.
Безруков сәхнәләштерүендәге А.Н.Островский
әсәрләре нигезендә төзелгән ике күренештән торган комедия Мәскәү Губерна
театрының беренче гастролен ачып җибәрде. Спектакльдә төп рольләрдә Дмитрий
Дюжев һәм Карина Андоленко уйнады. Спектакльдә шулай ук башка танылган театр
һәм кино артистлары – Галина Бокашевская, Антон Хабаров, Александр Аноприков
катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Мәскәү Губерна театрының
гастрольләре 28-нче февральгә кадәр дәвам итә. Тамашачы игътибарына театрның иң
яхшы спектакльләре - «Прекрасное далеко» фәлсәфи фантазиясе, А.Слаповский әсәре
буенча әзерләнгән «Второе первое пришествие» дигән авыл тормышын чагылдырган
спектакль, нәни тамашачы өчен Татьяна Вдовиченко режиссерлыгында «Про
трех отважных поросят» балалар мюзиклы тәкъдим ителә.