(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Яшь спортчылар – «Алтын алка» турнирында
катнашучылар Казанның Идел буе районындагы 150-нче
номерлы мәктәп янында хоккей өчен махсус ясалган мәйданчыкта өлкән яшьтәгеләр
төркемендә иптәшләрчә матч үткәрделәр.
Егетләр белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин, Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Совет районы администрациясе башлыгы
Рөстәм Гафаров та бозга чыктылар. Моннан тыш, командалар составында СССР спорт
мастерлары, Казан «Ак Барс» хоккей клубының ветераннары Рәфыйк Якупов, Андрей Писарев һәм Равил Фазлыев бар иде.
Матч башланганчы Илсур Метшин уенда катнашучыларны кайнар
сәламләп, иң көчлеләрнең җиңү яулавын теләде. Моннан тыш, шәһәр башлыгы
атказанган тренер Николай Шарнинга хоккей кәшәкәләре алу өчен сертификат
тапшырды. Николай Шарнин егерме ел дәвамында балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт
яшәү рәвешенә өндәп, аларны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп иткән тренер. Аның
изге ниятләре аркасында 150-нче номерлы мәктәп базасында күп функцияле спорт
үзәге оештырыла. Башка түгәрәкләр белән беррәттән, биредә шулай ук хоккей
секциясе дә тулы көчендә эшли.
Рәфыйк Якупов билгеләп үткәнчә, яшь хоккейчылар
катнашында узучы бүгенге «Алтын алка» турниры, балалар хоккее үсеше белән беррәттән,
гомуми спорт үсеше өчен дә бик әһәмиятле күренеш. Аның үзенең хоккей карьерасы
да нәкъ менә әлеге турнирдан башланып киткән. «Бүгенге көндә балалар ишегалды
хоккееның яңадан үсеп китүе - бик яхшы адым. Хәзерге вакытта Казанда һәм
Татарстанның күп районнарында балалар ачык һавада спорт белән шөгыльләнәләр.
Моңа, әлбәттә, һәрберебез бик шат», - дип фикере белән уртаклашты Рәфыйк Якупов. Һәм бүгенге уенга бик теләп килүен әйтте.
Яшь хоккейчылар, ягъни уенда катнашучылар сүзләренчә, алар бүгенге
матчка бик озак әзерләнгәннәр. Көнгә ике тапкыр тренировкалар үткәргәннәр.
Спортчыларның берсе әйтеп үткәнчә, үзләренең иптәшләре белән уйнауларына
карамастан, әлеге уенда һәр катнашучы үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә
тиеш.
Хоккей формасындагы төсләргә туры китереп уенчылар
«аклар» һәм «яшелләр» командасына бүленделәр. Матч ике период дәвам итте. Уен
ахырында буллитлар сериясе тәкъдим ителде. 8:5 исәбе белән «яшелләр» командасы
җиңү яулады. Матчта катнашучылар, яхшы уйналган уен белән
берсен-берсе котлап, истәлеккә фотога төштеләр.