(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Татарстан
башкаласы тамырлары тирәнгә киткән, мәшһүр исемнәре белән данлыклы зур фәнни
мәктәбе булган мәгариф үзәге буларак билгеле. Казан, чыннан да, Россиядә иң күп
югары уку йортлары урнашкан студентлар шәһәре булып санала. Әлеге фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан милли тикшеренү технология
университетында студентлар белән очрашу барышында җиткерде. Шәһәр
башлыгы студентлар белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Чарада
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов та
катнашты.
Очрашу кичәсенә кадәр университетның ректоры Герман
Дьяконов Илсур Метшинны Казан милли
тикшеренү технология университеты лабораториясе һәм 2011 елда университет
базасында ачылган «Yokogawa» компаниясенең эше белән таныштырды. Лаборатория һәм уку бүлмәләре автоматизация һәм
технологик процесслар белән идарә итү системасы өлкәсендәге җайланмалар һәм
программалы тәэмин итү белән җиһазландырылган. Лабораториянең үзенчәлеге шунда ки, биредә
автоматика компьютер техникасы белән бергә берләштерелгән. Уку бүлмәсе процессларны модельләштерү һәм мәгълүматны
дистанцион рәвештә тапшыру өчен компьютерлар челтәре белән
җиһазландырылган.
Университет буйлап үткәрелгән кыска экскурсиядән
соң Илсур Метшин университетның иң
актив студентлары белән очрашты.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, киләчәктә Казанның үсеше
мәгариф өлкәсе белән бәйле. Югары уку йортлары үскән саен, фәнни мәктәпләр
ныгыган саен республикада инновацион кластерлар ныграк үсә. «Без Идел буе
төбәгендә иң яхшылардан булырга тиеш. Казанга креатив фикер йөртүче яшьләр
белем алырга күбрәк килгән саен безнең шәһәребез кызыклырак була бара, һәм аның
мөмкинлекләре дә зурая», - дип саный шәһәр башлыгы.
Очрашу барышында Мэрга сораулар бирүдән тыш,
студентлар үзләренең тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Студентларның Сабан туен
үткәрү, “Тормыш формуласы” дигән альтернатив иҗат фестивален шәһәр дәрәҗәсенә
күтәрү фикерләрен Илсур Метшин хуплап, теләктәшлек белдерде. Студентлар биргән
сорауларның эчтәлеге аларның һәр нәрсәгә кызыксынып караганнарын аңлата –
яшьләр Мэрдан шәһәрдәге парк һәм скверларны төзекләндерү, ФИНА чемпионатына
әзерлек барышы, эшкә урнашу, җәмәгать транспортында ташламалар белән йөрү мөмкинлекләре
турында сораштылар. Илсур Метшин бирелгән һәр сорауның игътибар белән җентекләп
тикшереләсен, әгәр законнар җыелмасында каршылыклар булмаса, аларны хәл итү
юллары уйланылачагын җиткерде.
Очрашу ахырында Казан Мэры студентларны киләчәккә өмет белән карап,
яраткан һөнәрләрен сайларга чакырды һәм укуларында уңышлар теләде. Университет
җитәкчелеге, үз чиратында, Илсур Метшинны университетның 125 еллыгын бәйрәм итү
уңаеннан 2015 елның 26-нчы июнендә оештырылачак тантаналы кичәгә чакырды.